Дьяволиада
Дьяволиада | |
Дьяволиада | |
Автор: | |
---|---|
Жанр: | |
Оригинал теле: | |
Оригинал чыгу датасы: | |
Чыгарылыш: |
Дьяволиада — Михаил Булгаковның повесте.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дьяволиада повесте 1923 елда язылган була. Беренче тапкыр ул «Недра» альманахында (Мәскәү, 1924. 4-нче китап) басыла. Ә Булгаков үзе исә әсәрен И. Г. Лежневка — «Россия» журналы мөхәриренә тәкъдим иткән була, әмма анысы әсәрне нәшер итүдән баш тарта.
Сюжет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Повестьнең астисеме бар: « Игезәкләрнең эш башкаручыны һәлак итүе турында повесть». Әсәрдә совет бюрократик машинасының корбанына әйләнгән «бәләкәй кеше» проблемасы ачыла. Бу «бәләкәй кешенең», эш башкаручы Коротковның башында бюрократик машина «шайтани көч» белән ассоциацияләшә. Эшеннән алынган хезмәткәр, бу «көч» белән көрәшә, аны җиңә алмыйча, акылдан яза һәм милиция хезмәткәрләреннән качканда, күп катлы бина түбәсеннән сикерә.