Дүртөйле районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дүртөйле районы latin yazuında])
Дүртөйле районы
баш. Дүртөйлө районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Дүртөйле
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 64 426 (2010)[1]
Нәрсә белән чиктәш Кызыл Кама районы, Калтасы районы, Борай районы, Бөре районы, Кушнарин районы, Чакмагыш районы һәм Бакалы районы
Мәйдан 1670 км²
Почта индексы 4523ХХ
Рәсми веб-сайт admdurtuli.ru
Харита сурәте
Җирле телефон коды 34787
Карта
 Дүртөйле районы Викиҗыентыкта

һәм

Дүртөйле районы (рус. Дюртюлинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеДүртөйле каласы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
Дүртөйле районына элекке Ялдәк, Исмаел, Әсән, Мәскәү, Анастасьино волостьлары кергән. Аның биләмәсенә 208 авыл кергән. 1935 елда вакландырылган һәм Илеш районы бүлеп чыгарылган. Район өчен гаят зур йогынты нефть ятмаларының табылуы һәм үзләштерелүе ясаган.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүртөйле муниципаль районы республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Мәйданы 1678 км² тәшкил итә. Шуларның 71% — авыл хуҗалыгында файдалана, урманнар 29668 га тәшкил итә (17,8%), сулыклар – 3989 га (2,4%).

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң эре торак урыннары: Дүртөйле каласы (2009 елда 31,4 мең кеше яши), Семилетка поселогы (4,5 мең), Исмаил (2,2 мең), Ангасяк (1,9 мең), Мәскәү (1,9 мең), Әсән (1,66 мең), Иванай (1,63 мең) авыллары.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[2][3]1959[4][3]1970[5][3]1979[6][3]1989[7][3]2002[8][3]2010[1]1 гый 2018[9]1 гый 2019[10]
60 57445 45459 23054 96556 32832 98864 42660 87760 589

Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүртөйле районы республика буенча үз-үзен тәэмин итә торган санала. 2009 елда республика бюджетыннан килә торган субсидияләр район бюджетында 13 % тәшкил итә.

Җитештерү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирле сәнәгать авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүгә, нефть чыгаруга, төзелеш материалларын җитештерүгә һәм табигый газ кууга корылган.
Төп сәнәгать предприятиеләре Дүртөйледә, Семилетка поселогында, Исмаил авылында урнашканнар.
ЯАҖ “Дүртөйле сөт продуктлары комбинаты”, ААҖ “Дүртөйле ит комбинаты” (Иванай, хәләр продуктлар җитештерүе белән билгеле), МУП “Дүртөйле икмәк заводы”, Башремстройсервис ҖЧҖнең Балтач бүлекчәсе, Газпром газүткәргеченең җитештерү идарәсе. Әсән кошчылык фабрикасы һәм кирпеч заводы. Дүртөйледә Башнефтьның Чакмагыш НГДУсы урнашкан, ул дүртөйле, Илеш, Чакмагыш районнарындагы нефть ятмаларын хезмәтләндерә. Районда 250 кече эшмәкәр теркәлгән, тагын 1415е – юридик зат теркәмичә эшли.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүртөйле районы бөртеклеләрне һәм терлекчелек продукциясен иң эре җитештерүче. Район җиренең 70 мең гектар җир эшкәртелә. Авыл хуҗалыгы биләмәләренең 1% алып торуга карамастан, район 3% ашлыкны һәм 4% сөтне җитештерә. Тулаем продукт күләмендә зур өлеш терлекчелеккә туры килә (66%).
Райондагы 22 авыл хуҗалыгы предприятиесенең 16сы – нәсел заводлары булып тора. Аларда 80% баш терлек асрала.
Игенчелеккә 34% туры килә. 2009 елда районда 84 мең тонна ашлык җитештерелгән. Иң эре җитештерүчеләр — «Вәлиев», «Ленин», Киров исемендәге, «Нива», «Дүртөйле» МТС.
Районда шәхси инициатива якты чырай белән каршы алына бип әйтеп булмый. 24 авыл хуҗалыгы предприятиесенә 17 шәхси фермер хуҗалыгы туры килә.
Авыл хуҗалыгы техникасы фонды 55%ка таушалган. Күпчелек хуҗалыклар техника белән начар тәэмин ителгән.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүртөйле районын М7 «Идел» (Мәскәү-Уфа) автомагистрале кисеп чыга. Район территориясендә җирле юллар челтәре яхшы үскән. Дүртөйледән асфальт юл белән Борайга, Бүздәккә, Чакмагышка, Нефтекамага, Бөрегә туры чыгып була. Юлларның тулаем озынлыгы – 449 км, шул исәптән яхшыртылган өслеклеләр – 364 км.
Иң якын тимер юл станцияләре – Бүздәк (116 км), Яңавыл (145 км), Уфа (130 км).

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта район мәгариф системасына 28 мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен учреждение, 3 гимназия, 21 урта, 6 төп, 10 филиал (башлангыч) мәктәп, 1 балалар йорты, мәктәпара уку комбинаты, балаларны өстәмә укытат торган 3 оешма керәләр. Кыскарту («оптимизация») планына күрә 2010/11 уку елында Аргыш белән Түрбиек филиаллары ябылды. 2009 елда укучылар саны – 7614 булган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны – 4610. Укытучылар саны – 838.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елдан бирле «Юлдаш» газетасы чыга. 2010 елда — 11300 данә белән.[11]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Комплексная программа социально-экономического развития Дюртюлинского муниципального района на 2011-2015(үле сылтама) (рус.)

Рәсми сайт 2011 елның 12 июнь көнендә архивланган. (рус.)

  1. 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  2. СССР җанисәбе (1939)
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  4. СССР җанисәбе (1959)
  5. СССР җанисәбе (1970)
  6. ССҖБ җанисәбе (1979)
  7. СССР җанисәбе (1989)
  8. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  9. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  10. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  11. "Юлдаш" газетасы, archived from the original on 2011-03-18, retrieved 2011-06-30