Дәүләки

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дәүләки latin yazuında])
Дәүләки
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Апас районы
Координатлар 55°13'0.7"тн, 48°21'48.0"кнч
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 372 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 422343
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Давликеево

Дәүләки (рус. Давликеево) — Татарстан Республикасының Апас районындагы авыл.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл кырыеннан Зөя елгасы күренеше

Дәүләки авылы Апас районында, район үзәге Апас авылыннан 10 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Биештән — 4, Каратун тимер юл станциясеннән — 3, якындагы Тәтеш шәһәре пристаненнән 51 чакрым ераклыкта урнашкан.

Авылның көньягында Бола суы колхоз басуларын «Ялкын» колхозы басуларыннан аерып тора. Бола суы Зөягә килеп кушыла. Авылның төньягыннан көньяк-көнбатышка таба ике ягы буйлап яшеллек утыртылган тимер юл сузылып китә. Бу юлдан беренче тапкыр 1943 елның 1 сентябрендә поездлар йөри башлаган.

Климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның хәзерге урынына, Чирмешән елгасының Бола елгасына, Бола Зөя елгасына койган урынга иң беренче Дәүләки исемле бай кеше йорт сала һәм көн итә баш­лый. Аның артыннан башка кешеләр дә килеп нигез коралар. Дәүләки исеменә нисбәтле рәвештә авылга Дәүләки исеме бирелгән.[3]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән дип санала, шулай да Дәүләки авылы янында археологлар соңгы Идел буе Болгары, Алтын Урда чорына нисбәтле табылдык әйберләр билгеләгәннәр. Казан ханлыгы чорындагы авылларны исәпкә алган исемлектә Дәүләки авылы да теркәлгән. Авыл оешу турында халык риваятьләре буенча[4], Дәүләки авылы башта тау башына утырган булган. Ләкин тора-бара монда яшәү кыенлашкан. Авылга зур урман якын булган. Мал-туарны бүреләр буып киткәләгән. Өстәвенә, авыл янында су бул­маган, бер-ике чишмә генә чыккан, халык киңәшләшеп, Чирмешән суы буе­на, хәзерге урынына килеп утырган. Иске авыл урынында бары тик зират кына торып калган. Авылның элекке урынын халык Югары авыл дип йөртә. Андагы борынгы зират койма белән уратып алынган. Борынгы ташлары да бар. Халык бу зиратны Изгеләр зираты дип йөртә.

Д.А.Корсаков бастырып чыгарган белешмәдән күрен­гәнчә, Дәүләки авылында 3 дворовый татар кешесе, Иске Дәүләкидә йомышлы 33 татар, 2 керәшен татары, Яңа Дәүләкидә йомышлы 42 татар, 11керәшен татары көн иткән.

А.Артемьев бастырып чыгарган, 1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә күрсәтелгәнчә, Чирмешән ярына утырган Иске Дәүләки авылының 74 хуҗалыгында 221 ир-ат һәм 243 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән. Яңа Дәүләкинең 17 хуҗалыгында 77 ир-ат, 69 хатын-кыз яшәгән. К.П.Берстель белеш­мәсендә Дәүләки авылында 1004 татар яшәгәнлеге әйтелә.

XVIII-XIX гасырның беренче яртысында халык дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Игенчелек, мал-туар үрчетү, читкә китеп эш итү белән шөгыльләнәләр. Бу чорда авыл җәмәгатенең җир кишәрлеге 1014 дисәтинә тәшкил иткән.[5]

1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Тәтеш өязенең Урта Балтай волостена керә. 1920 елдан Тәтеш, 1927 елдан – ТАССРның Буа кантоннары составында. 1930 елның 10 сентябреннән Апас районында, 1963 елның 1 февраленнән Тәтеш районында, 1964 елдның 4 мартыннан Апас районында.[3]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1897 1908 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
600 1004 1228 1250 833 823 728 642 531 407 399 372

Төп милләтләр (2010 елгы җанисәп буенча): татарлар (95%), чуашлар (5%).

Күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вәсимә Хөсәенова (1930 елгы) - Горбунов исемендәге колхоз селекционеры, Ленин ордены кавалеры.

Инфраструктурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда Дәүләки төп мәктәбе, Дәүләки балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар.[3]

Мәктәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башынача авыл халкы мәдрәсәдә белем алган. Дәүләки төп мәктәбе тарихы 1942 елда башлангыч мәктәп ачылу белән башлана, 1949 елда җидееллык мәктәп, 1966 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2002 елда балалар бакчасы белән берлектә яңа бина төзелә.[5]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин тотучы авыл халкы мөселманнар булып тора.

XX гасыр башында авылда мәчет һәм мәдрәсә эшләп торган.[3] Октябрь революциясеннән мәчет тә, мәдрәсә дә ябыла. Хәзерге мәчет XX гасыр ахырында, 1992 елда торгызыла.[5]

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкның төп шөгыле булып кырчылык, сөт терлекчелеге тора.[3] Халкы нигездә үзәге Дәүләки авылында урнашкан Горбунов исемендәге авыл хуҗалыгы ширкәтендә, Каратун тимер юл станциясендә, «Сельхозтехника» район берләшмәсендә эшли.[5]

1930 елдан авыл «Яңа ил», «Искра», «Яңа тормыш» колхозларына, 1950 елдан – Жданов исемендәге колхозга, 1959-2000 елларда – Горбунов исемендәге колхозга кергән, хәзерге вакытта «Свияга» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Горбунов исемендәге бүлегенә керә.[5]

1936-1958 елларда авылда 26 колхозга хезмәт күрсәткән Дәүләки машина-трактор станциясе эшләгән, 1958 елда аның базасында ремонт-техник станция төзелә, 1961 елда ул «Сельхозтехника» район берләшмәсе итеп үзгәртелә.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  2. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Девликеево(рус.) // Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук РТ.
  4. Дәүләки, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2011-12-21 
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Девликеево(рус.) // Институт татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук РТ.
  6. Дәүләки фермасында Атказанган сыер савучы эшли.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. I том (А – Л). – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. – 543 б.
  • Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1998. – 438 б.
  • Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М.Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2005. – Т. 2: Г–Й. – 656 с.
  • Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / төз. Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйкова, Т.Х. Хәйретдинова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 839 б.