Eurovision җыр бәйгесе 2015

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Eurovision җыр бәйгесе 2015 latin yazuında])
(Евровидение 2015 битеннән юнәлтелде)
Eurovision җыр бәйгесе 2015
Дата 2015 елның мае
Финал 2015 елның 23 мае
Алып баручылар Мирьям Вайксельбраун,
Элис Тумлер,
Арабелла Кисбауэр,
Кончита Вурст (гринрум)
Телеканал хуҗасы ORF
Үткәрү урыны Австрия байрагы Австрия, Вена
«Винер Штадтхалле»
Җиңгән җыр «Heroes» (Манс Селмерлөү, Швеция)
Тавыш бирү системасы тамашачылар / хөкемдарлар: 50 / 50
Дәүләтләр саны 40
Дебют Аустралия байрагы Австралия
Кире кайту Кипр байрагы Кипр,
Сербия байрагы Сербия,
Чехия байрагы Чехия
Eurovision җыр бәйгесе 2015
2014        2016

Eurovision җыр бәйгесе (ингл. Eurovision Song Contest 2015; фр. Concours Eurovision de la chanson 2015), тәрҗемәсе Аурукүренү (урысча Евровидение) – 60 нчы Eurovision бәйгесе. Ул Австриядә 21 майдан 23 майга кадәр узды. Австрия узган елгы Даниядә узган «Евровидение 2014» бәйгесендә җиңү яулады, җиңүне аңа «Rise Like a Phoenix» җыры белән Кончита Вурст китерде[1]. Полуфиналлар 19 май һәм 21 май көннәрендә булдылар. Бәйге финалы — 2015 елның 23 мае[2]. Австрия бәйгене икенче тапкыр кабул итте (беренче тапкыр — Евровидение 1967).

2015 елда бәйгедә 40 ил катнашты. Быел бәйгедә катнашудан илдәге сәяси тотрыксызлыклар аркасында Украина баш тартты. Шулай ук бәйгегә соңгы вакытта катнашмаган Кипр, Сербия һәм Чехия кайтырга булдылар. Беренче тапкыр Аурупагы кермәгән Австралия дә бәйгедә катнашты.

Бәйгедә җиңүне «Heroes» җыры белән Швеция вәкиле Монс Сельмерлёв яулаган. Россия икенче урынны, Италия өченче урынны алган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]