Елена Сорочайкина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Елена Сорочайкина latin yazuında])
(Елена Сорчайкина битеннән юнәлтелде)
Елена Сорочайкина
Туган телдә исем Елена Анатолий кызы Сорочайкина
Туган 28 май 1962(1962-05-28) (61 яшь)
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Һөнәре рәссам
Ата-ана
  • Анатолий Федор улы (әти)
  • Валентина Мефодий кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Дамир Сираҗиев премиясе

Елена Сорочайкина, Елена Анатолий кызы Сорочайкина (рус. Сорочайкина Елена Анатольевна) — рәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2001). Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театрының баш рәссамы (2005 елдан). «Алтын битлек» РФ милли театр премиясе номинанты (2016) [1]. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2021).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1962 елның 28 маенда һөнәри хәрби гаиләсендә бишенче бала булып (барысы да кызлар) туган. Әтисенең һөнәренә бәйле рәвештә, Памирда, Ригада, Сәмәркандта яшәргә туры килә. 5 яшендә рәссам булачагын белә, беренче күргәзмәсе балалар бакчасында оештырыла. Музыка, хореография һәм сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнә.

«Рәссам-график» белгечлеге буенча Чабаксар педагогика институтының (хәзерге И.Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты) сәнгать-графика факультетын тәмамлаган (1984). 1984 елдан Чаллы шәһәрендә яши һәм иҗат итә. 1984-1987 елларда Чаллы мәктәбендә рәсем укыта. 1987 елдан Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театры куючы-рәссамы, 2005 елдан — театрның баш рәссамы булып эшли.

2008 елда театр бинасында «Под абажуром» кафесын оештыручы һәм генераль директоры[2].

Республика күләмендә уздырылучы бәйрәмнәрне — Казанның һәм Алабуганың меңьеллыгын, «Уңыш» бәйрәмнәрен, 2005 елдан башлап, республика «Президент Чыршысы» бәйрәмнәрен, «Казан» халыкара ат чабышы спорты комплексын ачу тантанасын, Тунис халыкара карнавалын[3] һ.б. бизәгән рәссам[4].

Бизәгән спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Мастеровые» рус драма театрында (Чаллы)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Ревизор» Н.В. Гоголь
  • «Өйләнү» Н.В. Гоголь
  • «Карл һәм Анна» Леонгард Франк[5]
  • «Соңгы тукталыш» Н.А. Некрасов
  • «Гаепләү ягы шаһиты» Агата Кристи
  • «Куян өне» Д. Линдси-Эбер[6]
  • «Тестостерон» А. Сарамонович
  • «Маугли» Р. Киплинг
  • «Кыргый» А. Касона
  • «Васса» М. Горький
  • «Осталар шәһәре» Т. Габбе
  • «Геростратны онытырга!» Г. Горин
  • «Шаһбикә Турандот» К. Гоцци
  • «Пигмалион» Б. Шоу
  • «Щелкунчик» Э.Т.А. Гофман
  • «Кар патшабикәсе» Е. Шварц


Чаллы татар дәүләт драма театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөгелмә рус драма театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Клиника очрагы» Р. Куни

Тольяттиның «Колесо» театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Гаилә эчендәге хәл» Р. Куни
  • «Җиденче Иван» В. Ольшанский

Новокузнецк драма театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ижау рус драма театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр бинасы дизайны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Е. Сорочайкина
«Мастеровые» театрының беренче бинасы фасады.
Е. Сорочайкина эше.

Театрның беренче бинасының эчке һәм тышкы дизайны Е. Сорочайкина тарафыннан башкарылган. Элекке соры Интерклуб бинасын (Яр Чаллы, академик Рубаненко бульвары, 7) якты театр бинасына әйләндерү өчен күп көч куя. Театр фасадына кызыл агач беркетеп кую — аның идеясе. Кызыл агач — бер яктан, тибеп торучы кан тамырын хәтерләтсә, икенче яктан, җансыз таш бетонны тишеп чыккан тере җанны (үсемлекне) хәтерләтә[9]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]