Жан Анри Дюнан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Жан Анри Дюнан
Jean Henri Dunant.jpg
Анри Дюнан, 1860
Тулы исем:

Жан Анри Дюнан,
фр. Jean Henri Dunant

Һөнәре:

эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе

Туу датасы:

8 май 1828(1828-05-08)

Туу җире:

Женева, Швейцария

Ватандашлыгы:

Швейцария байрагы

Үлем датасы:

30 октябрь 1910(1910-10-30) (82 яшь)

Үлем җире:

Хайден, Швейцария

Әтисе:

Жан Жак Дюнан

Әнисе:

Анна Антуанетта Колладон

Бүләк һәм мөкяфәтләре:

Nobel prize medal.svg Тынычлык өчен Нобель премиясе (1901 ел)

Жан Анри Дюнан Викиҗыентыкта
Wikisource-logo.svg Әсәрләр Викитекада

Жан Анри Дюнан (фр. Jean Henri Dunant; 8 май 1828 ел30 октябрь 1910 ел) – Швейцария эшкуары һәм җәмәгать эшлеклесе. Физик Жан-Даниэль Колладонның энесе.

1859 елда ул Сольферино янындагы бәрелешнең нәтиҗәләрен күрә. Ул чакта анда 9 мең авыру һәм яралы кеше сугыш кырында үлеп калалар. Бу күргәннәренә исе китеп, Дюнан «Сольферино янындагы бәрелеш турында истәлекләр» дигән китабын яза һәм Яралыларга ярдәм Җәмгыятен оештырырга җыена. Аның тырышлыгы белән Халыкара Кызыл Хач Комитеты оештырыла һәм 1864 елда коры җирдәге сугышта яраланганнарның хәлен яхшырту турында беренче Женева конвенциясе кабул ителә. 1901 елда Фредерик Пасси белән бергә ул Тынычлык өчен Нобель премиясенең беренче лауреаты була.

Анри Дюнан Хайден шәһәрендә, Аппенцель кантонында, Швейцариядә, 1910 елның 30 октябрендә вафат була.

Хәтер[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Жан Анри Дюнанның туган көне – 8 май Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай көне буларак үткәрелә.

Сылтамалар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]





Калып:Link FA

Калып:Link GA Калып:Link GA