Жаргон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Жаргон latin yazuında])
Жаргон
Моның каршысы простой язык[d]
 Жаргон Викиҗыентыкта

Жаргон (фр. jargon) — бердәй һөнәр, көнкүреш шартларында, уртак кызыксынулар белән бергә вакыт үткәрүче бер төркем кешеләр сөйләмендәге үзенчәлекләр.

Икенче төрле сленг дип атау да очрый.

Гомумхалык теленнән жаргон үзенчәлекле сүзлек составы, фразеологиясе һәм сүз ясалышы белән аерыла. Татар телендә жаргон сүзләр борынгыдан аерым бер һөнәр ияләре (тегүче, тукучы һ.б.) телендә кулланылып килгәнннәр.

Гомумхалык сүзләре жаргон рәтенә күчкәндә семантик яктан үзгәреш кичерәләр, мәсәлән, якынрак утырту - тегүчеләр телендә ваграк атлатып тегүне белдерә. Жаргон лексика телнең үз сүзләре һәм алынмалар исәбенә тулылана (ычкыну - качу, мотор - машина һ.б.). Характерлары ягыннан жаргон сүзләр шаярту-ирониядән алып, тупас - вульгар төсмерләргә кадәр ия булырга мөмкиннәр.

Жаргон лексика, нинди иҗтимагый катламда куллануга карап, 2 төргә аерыла:

  • киң катлам кешеләр телендә кулланыла торган (яшьләр, студентлар телендә: «телик» - телевизор, «картлар» - әрмедә приказ көтүче солдат, «стипа» - стипендия, «шпора», «бомба» - шпаргалка һ.б.);
  • тар, ябык коллективларда башкаларга аңлашылмаслык итеп, конспирация максатыннан кулланыла торган жаргон - арго.

Җәмгыять үзгәргән саен, жаргон лексика составы да үзгәреш кичерә. Әдәби телгә жаргон сөйләмә тел аша, матур әдәбият аша үтеп керәләр, әмма аларның телдә кулланылуы нормалардан читләшүгә, телнең сафлыгына зыян китерә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мардиева Л. А. Жаргонная лексика в публицистическом стиле татарского языка как результата лингвострановедческой интерференции // Сопоставитлеьная филология и полилингвизм. - Казань, 2002, 180-182 с.;
  • Рәхимова Р. К. Татар теленең һөнәрчелек лексикасы (туку, өсбаш, аяк киемнәре тегү, шәл бәйләү, итек басу буенча). - Казан, 1983.