Заза теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Төркиядә заза теле

Заза теле (яки зазача, зазаки) - заза халкының туган теле, иран телләренә керүче тел. Заза теле нигездә Төркиядә таралган, шулай ук аны белүчеләр Алманиядә, Казакъстанда да очрый.

Невинс буенча заза телен белүчеләр саны 2 млннан алып 4 милнгача җитә, бу исәпкә аның барлык диалектлары да кертелгән.[1]

Заза теллеләр үзләрен көрд халкының бер өлеше дип саный, һәм үз телләреннән тыш көрд һәм төрек телләрен дә белә. Көрдләрдә заза теле көрд теленең бер диалекты дип санала.

Язу гарәп һәм латин әлифбасына нигезләнгән.

Татар теле Заза теле
әйе ya
юк
рәхмәт tı weş bo
мин ez
син tu
ул a/e
без ma
сез şıma
алар ê

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]