Закир Аюханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Закир Аюханов
Тулы исеме Закир Насретдин улы Аюханов
Һөнәре галим
Туу датасы 23 май 1889(1889-05-23)
Туу җире Сембер губернасы, хәзер Чардаклы районындагы Татар Колмаеры авылы
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы, СССР байрагы
Милләте татар
Үлем датасы 22 июнь 1961(1961-06-22) (72 яшь)
Үлем җире Уфа

Закир Насретдин улы Аюханов 1889 елның 23 маенда хәзерге Сембер өлкәсенең Чардаклы районы Татар Колмаеры авылында җир эшкәртүче гаиләсендә дөньяга килә.

1907-1910 елларда Оренбург шәһәрендә эшләп килгән «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1910-1914 елларда Мисыр башкаласының Каһирә университетында укый. Мисырдан кайткач, үзе укыган «Хөсәения»дә мөгаллим булып балаларны гарәп, төрки, татар теленә, тарих фәннәренә өйрәтә. 1914-1916 елларда аның беренче язмалары «Шура» журналында басылып чыга.

1918 елда Уфага кайтып «Галия» мәдрәсәсендә укыта башлый. Г.Ибраһимов һәм Ш.Әхмәдиев җитәкчелегендә чыгып килә торган «Безнең юл» газетасында мәкаләләр бастырып үзен журналист итеп тә таныта. 1918 елда Уфа губернасының укытучылар берләшмәсенең рәисе буларак, Казан шәһәрендә булып узган III съезда делегат булып катнаша.

Закир Аюханов Төмән шәһәрендә педагогия техникумында укыта һәм шул ук вакытта университетта дөньяви белемен арттыра. 1919 елда Себер якларын "Том сүзе" газетасында журналист булып эшли. 1920 елда "Том сүзе", «Азат Себер» газетасына әйләнә, аның редакциясе Новосибирск шәһәренә күчерелә. Редакция хезмәткәрләре белән 3.Аюханов Новосибирск шәһәренә килә. 1926 елда Закир Аюхановны яңадан Уфага күчерәләр. Ул үрнәкле Ленин исемен йөрткән 9 еллык татар мәктәбендә эшли һәм шул ук вакытта уку һәм укыту программаларын хәзерләү комиссиясендә актив катнаша. 1926 елда зур коллективка җитәкчелек итеп беренче башкорт халкының яңа "Әлифба" китабын нәшриятта бастырып чыгаралар. 1929 һәм 1968 еллар арасында Әлифба җәмгысе 25 тапкыр нәшер ителә.

Закир Насретдин улы Аюханов Мәскәү, Уфа мәктәпләрендә балаларга белем бирә. 1954-1961 елларда башкорт кабиләләренең тарихын гарәп, төрки чыганакларыннан тәрҗемә итә. 1961 елның 22 июнендә вафат була һәм Уфа шәһәренең зиратына күмелә.

Чыганак[үзгәртү]

  • "Сембер татарларның мәдәни мирасы" җыентыгындагы Әмир ӘХМӘТ мәкәләсеннән. Сембер, 2002