Златоуст

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Златоуст
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Русия
Өлкә Чиләбе өлкәсе
Координаталар 55°10′″ т. к. 59°40'" кч. о. (G)
Эчке бүленеш юк
Башлык Александр Караваев
Нигезләнде 1754
Беренче телгә алу 1865
Мәйдан 136,4 км²
Халык саны 174 985 кеше (2010)
Сәгать кушагы UTC+6
Телефон коды +7 3513
Почта индекслары 456200
Рәсми сайт http://www.zlat-go.ru/ (рус.)
Бүләкләр Октябрь Инкыйлабы ордены
Златоуст (Россия)
Red pog.png
Златоуст (Чиләбе өлкәсе)
Red pog.png


ЗлатоустЧиләбе өлкәсендә урнашкан шәһәр (1865 елдан), халык саны буенча Чиләбе өлкәсенең өченче шәһәр.

Халык саны — 174 985 кеше.[1]

География[үзгәртү]

Шәһәр Әй елгада, Чиләбедән 110 километр (тимер юл буенча 160 км), Мәскәүдән 1750 километр (тимер юл буенча 1941 км) ераклыкта урнаша. Златоуст аша Көньяк Урал тимер юлы һәм М5 «Урал» магистрале узалар.

Климат[үзгәртү]

Златоуст климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −13,7 −13 −7,1 2,5 11,7 17,7 19,0 16,0 9,9 2,1 −7,8 −13,2 2,1
Чыганак: NASA. База данных RETScreen

Тарих[үзгәртү]

Златоуст 1754 елда тимер ясау, бакыр эретү һәм чуен кою заводы янында бистә буларак нигезләнгән.

1773—1775 елларда завод эшчеләре Пугачёв күтәрелешендә катнашканнар.

1815 елда монда корал фабрикасы төзелә, 1857 елда корыч кою фабрикасы төзелә.

1865 елдан Златоуст бер үк исемдәге өязенең үзәге була һәм шәһәр статусын ала.

1903 елда шәһәрдә эшчеләр митингның ату булган.

1917 елның декабрендә шәһәрдә совет хакимияте урнаштырыла; 1918 елның июльдә Кызыл Армия частьләре Златоустны ташлыйлар. 1919 елда, Златоуст операциясе нәтиҗәсендә, Көнчыгыш фронтының 5нче армия частьләре шәһәрне азат итәләр.

1980 елда Златоуст Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнгән.

Халык[үзгәртү]

1840[2] 1897[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[1]
8 651 20 502 161 342 180 488 197 760 207 794 194 551 174 985

Икътисад[үзгәртү]

Шәһәрнең төп предприятиеләре:

  • Металлургия заводы
  • Машиналар төзү заводы
  • Локомотивлар депосы
  • Корал фабрикасы

Югары уку йортлары[үзгәртү]

  • Көньяк Урал дәүләт университетының филиалы
  • Урал дәүләт элемтә юллары университетының филиалы
  • Заманча һуманитар академиясенең филиалы

Шәһәрдә туганнар[үзгәртү]

  • Шапошников Борис (1882—1942) — ССРБ маршалы.
  • Карпов Анатолий (1951) — гроссмейстер, шахматлар буенча 12нче дөнья чемпионы.

Фотогалерея[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]