Зур Эт йолдызлыгы
| Зур Эт | |
|---|---|
|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез |
|
| Латинча исем | Canis Major (иял. к.: Canis Majoris) |
| Кыскартма | CMa |
| Нигез | Эт |
| Туры калкулык | 6h 07m тан 7h 22m кача |
| Авышлык | −33° тан −11° кача |
| Мәйдан | 380 кв. градус (43 урын) |
| Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
| Метеор агымнары |
юк |
| Янәшә йолдызлыклар | |
| Йолдызлык +57° тан −90° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — декабрь–гыйнвар. |
|
Зур Эт йолдызлыгы (лат. Canis Major) — көньяк ярымшардагы йолдызлык, Орионнан көньяк-көнчыгышта урнаша; күк йөзенең иң якты йолдызы Сириусны эченә ала. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары декабрь–гыйнвар айларында була. Русиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.
Эчтәлек |
Йолдызлар [үзгәртү]
Зур Эт α — Сириус (лат. Sirius, бор. грек. Σείριος — «якты» яки «эссе көн»), −1,46m йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җирдән 8,6 яктылык елы ераклыкта урнаша һәм аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 23 тапкып артыграк. Шуңа күрә ул күк йөзендә иң якты йолдыз булып тора.
Зур Эт β — Мирзам (гарәп. مرزم мирзам — «өндәүче» яки мурзим — «бәй», рус. Мирцам) — +1,98m күренмә йолдызча зурлыктагы аклы-күкле якты зур йолдыз. Җирдән якынча 500 яктылык елы ераклыкта тора.
Зур Эт γ — Мөхлифәйн (гарәп. محلفين мөхлифәйн — «этнең күзе», рус. Мулифен) — +4,11m күренмә йолдызча зурлыктагы аклы-күкле якты зур йолдыз. Җирдән якынча 402 яктылык елы ераклыкта тора.
Зур Эт δ — Вәзен (гарәп. وزن вәзн — «авырлык»[1], рус. Везен) — йолдызлыкның яктырыш буенча өченче йолдыз. Бу +1,83m күренмә йолдызча зурлыктагы сарылы-аклы үтә зур йолдыз. Җирдән якынча 1800 яктылык елы ераклыкта тора.
Зур Эт ε — Газараэ (гарәп. العذارى әл-‘әҙара’ — «гыйффәтле кызлар»[2], рус. Адара) — +1,51m күренмә йолдызча зурлыктагы күк якты зур йолдыз. Җирдән якынча 430 яктылык елы ераклыкта тора. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 20 000 тапкыр артыграк, ә өслегенең температурасы 25 000 К тәшкил итә.
Зур Эт ζ — Фуруд (гарәп. فرد фуруд — «ялгыз», «аерылган»)— +3,02m күренмә йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Җирдән якынча 336 яктылык елы ераклыкта тора. Зур Эт ζ A — баш эзлеклелектәге аклы-күкле йолдыз үзенең күренмәс иптәше Зур Эт ζ B белән гомуми масса үзәге тирәсендә 675 көн эчендә әйләнеп чыгалар.
Зур Эт η — Әлгазраэ (гарәп. العذرة әл-‘әҙра — «гыйффәтле кыз»[3], рус. Алудра) — +2,45m күренмә йолдызча зурлыктагы күк үтә зур йолдыз. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 300 000 тапкыр артыграк, ә өслегенең температурасы 22 000 К тәшкил итә.
Зур Эт VY — бәлки иң зур һәм иң якты йолдызлардан берсе йолдыз, гадәттән тыш зур йолдыз. Аның радиусы 1800–2100 Кояшныкына (≈17–19 а.б.) тигез, әмма массасы зур түгел — 30–40 Кояшныкы. Шуңа күрә аның тыгызлыгы гадәттән тыш түбән һәм 0,000005–0,00001 кг/м³ тәшкил итә. Җирдән 5000 яктылык елы ераклыкта урнаша.
Әл-Газараэ яки «Гыйффәтле Кызлар» йолдызлар төркеме [үзгәртү]
Мөхәммәд әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә Зур Эт ε — Әүвәл әл-Газраэ (Беренче Кыз), ο² — Сани әл-Газраэ (Икенче Кыз), δ — Салис әл-Газраэ (Өченче Кыз), η — Рабигъ әл-Газраэ (Дүртенче Кыз)[4] гарәп исемнәре йөртәләр, ә берлектә — әл-Газараэ (Гыйффәтле Кызлар).
Тарих һәм исемнәр [үзгәртү]
Зур Эт — борынгы йолдызлык, эткә охшаган якты йолдызлар төркеме Сириус йолдызы тирәсендә оешты. Борынгы греклар карашлары буенча бу Орионның яки Икарийның эте. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. κύων («эт») сүзене Кәлбеләкбәр (гарәп. الكلب الأكبر әл-кәлб әл-әкбәр — «зур эт»[5]) сүзләре белән тәрҗемә иткән[6].
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Вәзен — үлчәү. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 55.
- ↑ Газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 67.
- ↑ Газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
- ↑ Әүвәл — беренче; сани — икенче; салис — өченче; рабигъ — дүртенче; газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
- ↑ Кәлб — эт; әкбәр — өлкәнрәк, иң бөек, иң өлкән, иң зур, иң дәү. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
- ↑ Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 184.
|
|
|
|---|---|
| Байер | α (Сириус) • β (Мирзам) • γ (Мөхлифәйн) • δ (Вәзен) • ε (Газараэ) • ζ (Фуруд) • η (Әлгазраэ) • θ • ι • κ • λ • μ • ν¹ • ν² • ν³ • ξ¹ • ξ² • ο¹ • ο² • π • σ • τ • ω |
| Флемстид | 1 (ζ, Фуруд) • 2 (β, Мирзам) • 3 • 4 (ξ¹) • 5 (ξ²) • 6 (ν¹) • 7 (ν²) • 8 (ν³) • 9 (α, Сириус) • 10 • 11 • 12 • 13 (κ) • 14 (θ) • 15 • 16 (ο¹) • 17 • 18 (μ) • 19 (π) • 20 (ι) • 21 (ε, Газараэ) • 22 (σ) • 23 (γ, Мөхлифәйн) • 24 (ο²) • 25 (δ, Вәзен) • 26 • 27 • 28 (ω) • 29 • 30 (τ) • 31 (η, Әлгазраэ) |
| Якындагы | α (Сириус) |
| Башка | VY • EZ • R |
| Исемлек | |
|
|
|---|
| Аждаһа • Аккош • Алтын Балык • Андромеда • Әсәт • Бермөгез • Бүре • Вероника Чәчләре • Гакрәп • Ганка • Геркулес • Дельфин • Дәлү • Елан • Еланлы Кеше • Жираф • Җәди • Җәүза • Җилкәннәр • Зур Җидегән • Зур Эт • Йөкче • Кавәс • Калкан • Каракош • Касә • Кассиопея • Кәлтә • Кентавр • Кефей • Кече Ат • Кече Әсәт • Кече Җидегән • Кече Эт • Киль • Кискеч • Кит • Козгын • Компас • Кораб Койрыгы • Корбан Чалу Урыны • Көньяк Балык • Көньяк Өчпочмак • Көньяк Су Аждаһасы • Көньяк Таҗ • Көньяк Хач • Куян • Күгәрчен • Лира • Мизан • Микроскоп • Мич • Насос • Оҗмах Кошы • Октант • Орион • Очучан Балык • Өчпочмак • Пегас • Персей • Почмаклык • Рәссам • Саратан • Сәвер • Сәгать • Секстант • Селәүсен • Сөмбелә • Су Аждаһасы • Сынчы • Табын Тау • Тавис • Тазылар • Телескоп • Торна • Төлке • Төньяк Таҗ • Тукан • Ук • Үгезкөтүче • Хамелеон • Хәмәл • Хут • Һинд • Циркуль • Чебен • Челтәр • Эридан |
|
|
|
|---|---|
| 21 төньяк |
Дөббеләсгар (Кече Җидегән) | Дөббеләкбәр (Зур Җидегән) | Аждаһа | Кефей / Янучан | Кычкыручы / Улаучы (Үгезкөтүче) | Хәер Касәсе (Төньяк Таҗ) | Тезләнүче (Геркулес) | Лира / Кимвал | Таир / Дөҗаҗ (Аккош) | Зателкөрси (Кассиопея) | Персей / Хамил Рәэселгул | Тезген Тотучы (Йөкче) | Еланнарны Тылсымлаучы (Еланлы Кеше) | Хәйя (Елан) | Сәһем / Туку Станы (Ук) | Каракош | Дельфин | Кыйтгателфәрәс (Кече Ат) | Фәрәселзөлҗәнах (Пегас) | Андромеда | Мөсәлләс (Өчпочмак) |
| 12 зодиак | |
| 15 көньяк |
Кит / Сәбгелбәхер | Җәббар / Җәүза (Орион) | Нәһер (Эридан) | Әрнәб (Куян) | Кәлбеләкбәр (Зур Эт) | Кәлбелмөкаддәм (Кече Эт) | Сәфинә (Арго Корабы) | Шөҗаг (Су Аҗдаһасы) | Касә | Гораб (Козгын) | Кентавр | Сәбгъ (Бүре) | Төтәсләвеч (Корбан Чалу Урыны) | Таҗ (Көньяк Таҗ) | Хут (Көньяк Балык) |