Зүбәйр ибн әл-Гаввам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Зүбәер ибн әл-Гаввам (гарәп. الزبير بن العوام; ? - һ. 36, 656) - Мөхәммәд галәйһиссәләмнең икетуганы, сәхабәсе. Исән вакытында ук җәннәт белән бүләкләнгән сәхабәләрнең берсе.

Зүбәйр беренчеләрдән булып исламны кабул итә. Башка беренче мөселманнар кебек үк туганары һәм башка корәешләр тарафыннан җәберләүләргә дучар була. Шул сәбәпле башта Хәбәшстанга, ә һиҗрәт вакыйгасыннан соң Мәдинәгә күчә. Мөселманнарның бөтен төп сугышларында катнаша.

Мөхәммәд галәйһиссәләм үлеменнән соң, мөселман дәүләтен ныгытуга өлешен кертә. Византия империясенә каршы Ярмук сугышында катнаша. Мисырны яулап алуда зур роль уйный. Гомәр үлеменнән соң, хәлифә урынына алты кандидатның берсе була.

һ. 36 елда Гыйракта Басрадан ерак түгел мөселманнар арсында Дөя сугышы исемен алган бәрелеш була. Йәмән яһүде Габдулла ибн Саба тырышлыгы нәтиҗәсендә ике мөселман төркеме - Гайшә, Тальхә, Зүбәйр һәм хәлиф Гали төркемнәре арасында бәрелеш башлана.[1]

Гали Зүбәйргә аның хаксыз Галигә каршы чыгачагы турындагы хәдисне исенә төшерә, һәм Зүбәйр булачак бәрелеш җиреннән китә. Ләкин аны юлда Гамр ибне Җурмуз дигән кеше үтерә. Зүбәйргә 65 яшь була.

Чыганаклар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]