Зәйнәп Хәйруллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйнәп Хәйруллина latin yazuında])
Зәйнәп Хәйруллина
Туган 1916(1916)
Казан
Үлгән 15 август 2010(2010-08-15)
Казан
Һөнәре музыка белгече
Җефет Җәүдәт Айдаров

Зәйнәп Хәйруллина — татар музыкасы белгече, тарихчысы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары мөхәррире.

Зәйнәп Хәйруллина 1916 елда туган. 19321958 елларда Татарстан радиосында диктор, мөхәррир, әдәбият-сәнгать тапшырулар җитәкчесе булып эшли. 19581961 елларда Казан телевидение студиясендә директор, мөхәррир, 19621973 елларда ТАССР Композитор берлегенең җаваплы сәркәтибе вазыйфасын алып бара.

Бер үк вакытта ул 19441976 да Татар дәүләт филармониясендә концерт программаларын алып баручы һәм лектор булып эшли. Татар музыка культурасына караган хезмәтләр авторы.

Зәйнәп Хәйруллина 2010 елның 15 августында вафат була.[1] Кабере тормыш иптәше, музыкант Җәүдәт Айдаров янында Балтач районының Түнтәр авылы зиратында.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. www.millattashlar.ru: Зәйнәп Хәйруллина