Зәнәб

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү


Зәнәб
Йолдыз
Deneb Sun comparison.svg
Зәнәб йолдызы (сулда) Кояш белән чагыштырганда
Күзәтү мәгълүматлар
(Дәвер J2000.0)
Туры калкулык

20сәг 41мин 25,9сек

Авышлык

+45° 16′ 49″

Ераклык

1500 якт. елы (460 пк)

Күренмә йолдызча зурлык (V)

1,25

Йолдызлык

Аккош

Астрометрия
Нур тизлеге (Rv)

−4,5 км/c

Үз хәрәкәт (μ)

RA: 1,99 mas/ел
Dec: 1,95 mas/ел

Параллакс (π)

2,29±0,32 mas

Абсолют йолдызча зурлык (V)

−6,95

Хасиятләр
Спектр сыйныфы

A2 Ia

Төс күрсәткече (B − V)

+0,09

Төс күрсәткече (U − B)

−0,24

Үзгәрүчәнлек

Аккош α

Физик хасиятләр
Масса

15–16 M

Радиус

108–114 R

Температура

8525 K

Яктыртучанлык

~54 400 L

Әйләнү

−4,5 км/с

Мәгълүматлар базалары
SIMBAD

мәгълүматлары

Зәнәб (гарәп. ذنبҙәнәб — «койрык»; Аккош α, Аккош альфасы, α Cyg) — Аккош йолдызлыгының иң якты йолдызы һәм күк йөзенең иң якты йолдызларыннан берсе. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +1,25m тәшкил итә. Вега һәм Әлтаир йолдызлары белән җәйге өчпочмакны тәшкил итә.

Ераклыклар һәм физик хасиятләр[үзгәртү]

Аккош йолдызлыгы

Зәнәб мәгълүм булган иң эре һәм иң куәтле йолдызлар исәбенә керә. Аның диаметры якынча Җир орбитасы диаметрына тиң (≈300 млн. км). Йолдызга кадәр төгәл ераклыгы мәгълүм түгел, әмма якынча 1500 яктылык елына хисаплана. Йолдызның абсолют йолдызча зурлыгы −6,5m хисаплана. Шулай булгач Зәнәб күк йөзенең иң якты 25 йолдызыннан иң куәтле йолдыз булып тора.

Зәнәб — ак үтә зур йолдыз. Аның массасы Кояшныкы якынча 20–25 массасына тиң. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкы якынча 60 000 тиң (әгәр йолдызга кадәр ераклыгы 1500 яктылык елы булса).

Тарих һәм исем[үзгәртү]

Йолдызның исеме Зәнәбелдөҗаҗә (гарәп. ذنب الدجاجةҙәнәб әд-дөҗаҗәһ — «тавыкның койрыгы»[1]) исеменең кыскартылган формасы. Аурупа телләрендә йолдызның исеме Денеб (инг. Deneb, рус. Денеб) формасында йөртелә.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Дөҗаҗ — тавык. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.