Зөләйха Хисмәтуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөләйха Хисмәтуллина latin yazuında])
Зөләйха Хисмәтуллина
Туган телдә исем Зөләйха Гатаулла кызы Хисмәтуллина
Туган 22 ноябрь 1922(1922-11-22)
Казан, ТАССР
Үлгән 1994(1994)
Казан, Россия
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы, мөгаллим

Зөләйха Гатаулла кызы Хисмәтуллина (1922 елның 22 ноябре, Казан1994 ел, Казан) — Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының солисты, җырчы (лирик-драматик сопраносы), укытучы. Татарстанның атказанган артисты, РСФСР Халык артисты, Татарстан халык артисты, 5 нче чакырылыштагы Татарстан АССР Югары Шурасының депутаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырчы 1922 елның 22 ноябрендә Казан шәһәрендә туа.

Башлангыч музыкаль белемне Зөләйха Казанның 1 нче балалар музыка мәктәбендә ала. 16 яшендә радиокомитетның вокал ансамблендә җырлый башлый. Ул вакытта радиода музыкаль редактор булган Җәүдәт Фәйзи киңәше буенча 1940 елда ул Ленинград дәүләт консерваториясе каршындагы музыка училищесына (З. Р. Артемьева-Леонтьевская классы) керә. Бөек Ватан сугышы башланганнан соң Казанга әйләнеп кайта һәм 1942—1945 елларда Казан музыка училищесында (Е. В. Кузьмина, Е. Г. Ковелькова, А. А. Рожковская класслары) җырларга өйрәнә.

19451974 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында солист булып җырлый, 40-ка якын классик һәм милли репертуар партияләрен башкара. Татарстанның күпчелек композиторлары Зөләйха Хисмәтуллинага үз эшләрен багышлыйлар. Нәҗип Җиһановның «Намус» һәм «Теләче» операларының төп партияләре, Хөснулла Вәлиуллинның «Самат» һәм «Дим буенда» операларының баш партияләре, Җәүдәт Фәйзинең «Тапшырылмаган хатлар»ы җырчының иҗади индивидуальлегенә исәпләнеп языла. Зөләйха Хисмәтуллина — Мансур Мозаффаров, Александр Ключарёв, Алмаз Монасыйпов, Заһит Хәбибуллин, Рөстәм Яхин һәм башкаларның бик күп танылган җырларын һәм романсларын беренче башкаручы.

1950 елда ул Казан консерваториясен тәмамлый. 1961 елдан Казан консерваториясендә укыта башлый, 1983 елдан — профессор, 19741983 елларда кафедра башлыгы.

Аның шәкертләре арасында Әлфия Заhидуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Айдар Фәйзрахманов кебек танылган шәхесләр бар.

1994 елда Зөләйха Хисмәтуллина вафат була.

Премияләр һәм исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ТАССРның атказанган артисткасы.
  • РСФСРның халык артисткасы (1966)
  • Татарстанның халык артисткасы (1992)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]