Иблис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Джон Мильтонның «Югалган җәннәт» поэмасында иблис. Гюстав Доре рәсеме.

Иблис ( гар. balasa بَلَسَ - өметсез, ивр. שָׂטָן, сатан) — дини-мифологик күзаллауларда, шайтаннарның башлыгы, җитәкчесе. Аллаһы Тәгаләгә буйсынудан баш тарткан өчен, Күктән Җиргә төшерелгән фәрештә. Бу хакта Коръәннең "Бәкара" (Сыер) сүрәсендә түбәндәгеләр әйтелә:

« Һәм Без фәрештәләргә әйттек ки: «Адәмне хөр мәтләп, аңа сәҗдә итегез»,— дидек. Иблистән кала, барча фәрештәләр дә сәҗдә иттеләр. Ул әмеремнән йөз чөерде. Горурлыгын җиңә алмады; ул ышанмаучы кяферләрдән иде.
(2:34).
»

Кайбер әсәрләрдә мөстәкыйль персонаж буларак та хәрәкәт итә. Әйтик, татар халык әкияте «Күрәзәче карчык»та Иблис шайтаннар патшасы итеп сурәтләнә. Бу исә үз чиратында ислам тәгълиматына берничек тә каршы килми.

Мөнәҗәтләрдә дә Иблис образы билгеле бер чагылыш таба («Укы Коръән илә намаз», «Әйтик зикерләр, кальбебез уянсын!»). Бу әсәрләрдә, табигый, Иблискә каргыш сүзләре әйтелә. Язма әдәбият әсәрләрендә Иблис күпкә киң һәм тирәнрәк чагылыш таба (Кол Гали, «Кыйссаи Йосыф»; Сәйф Сараи, «Гөлстан бит төрки»; Утыз Имәни; хәзерге шагыйрьләрдән Равил Фәйзуллин, Зөлфәт һ.б. иҗаты).

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]

  • Хөснуллин К. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр.— Казан, 2001.
  • Коран / Пер. смыслов и комм. В. Пороховой.— Дамаск-М., 1996.
  • Пиотровский М. Коранические сказания.— М., 1991.
  • Иблис // Татарская энциклопедия: В 6 т.: Т. 2.— Казань, 2005.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Урманче Ф., Татар мифологиясе: Энциклопедик сүзлек.

Сылтамалар[үзгәртү]