Ибн Хәҗәр әл-Гаскаләни

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ибн Хәҗәр әл-Гәскаләни
Һөнәре ислам галиме, мөхәддис
Туу датасы һ. 773, шәгъбан ае
Туу җире Мисыр
Үлем датасы һ. 852, 18 зөлхиҗҗә

Ибн Хәҗәр әл-Гаскаләни (гарәп. بن_حجر_العسقلاني; һ. 773, шәгъбан ае - һ. 852, 18 зөлхиҗҗә) - мәшһүр ислам галиме, мөхәддисе.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Ибн Хәҗәр һ. 773 елның шәгъбан аенда Мисырда туа. Дүрт яшенә җиткәнче үк аның әти-нисе вафат булалар. Васыять буенча аны билгеле сәүдәгәр Зәкиеддин әбу әл-Бәкер әл-Харуби тәрбиягә ала. Зәкиеддин 5 яшендә ибн Хәҗәрне мәктәпкә бирә. 9 яшенә җиткәндә ул инде Коръәнне яттан өйрәнә. Һ. 784 елда 11 яшендә опекуны белән хаҗга китәләр. Ибн Хәҗәр Мәккәдә мәшһүр галимнәрнең дәресләренә йөри. 786 елда Мисырга кайткач, ул имам әл-Мәкдисинең "Үмдәтүл-әхкам", имам ибнел-Хәҗибнең фикһ нигезләре буенча "Мөхтәсар", әл-Хәравинең "Милхат аль–иъраб", имам әл-Гыйракиның "Әлфия", имам ибн Мәликнең "Әлфия", имам Ширазинең имам Шәфигый фикһе буенча "Тәнбих" китапларын һ.б күп хезмәтләрне яттан өйрәнә.

Ибн Хәҗәр яшьтәшләре арасында көчле хәтере һәм тиз истә калдыра алуы белән аерылып торган. Мәсәлән, аның Мәрьям сүрәсен бер көн эчендә ятлавы мәгълүм. Ибн Хәҗәр тәҗвидне вакытының шәех Шихаб әл-Хувәйти белән өйрәнә. Берничә галим аны дөрес язуга өйрәтәләр. Һ. 787 елда опекуны әл-Харуби үлгәч, ул берара сәүдә белән шөгыльләнә башлый. Ибн Хәҗәр 19 яшендә әдәбият белән кызыксына башлый.

Һ. 793 елда ибн Хәҗәр хәдисләрне өйрәнүгә керешә. Заманының иң яхшы мөхәддисләренең берсе Зәйнеддин әл-Гыйраки аны хәдисләр фәненә өйрәтә башлый. Ибн Хәҗәр 10 ел буе әлеге галимдә укый. Ул Мисыр, Хиҗаз, Шам һәм Йәмән мөхәддисләреннән белем ала. Ул 600 тирәсе галимнән белем, фәтвалар бирергә рөхсәт ала.

Ибн Хәҗәр һ. 798 елда хәрби министр Кәримеддин Габделкәрим кызына өйләнә. Әлеге хатыныннан биш кызы туа. Ибн Хәҗәр 4 тапкыр өйләнә, дүртенче хатыныннан аның ир баласы туа. Галим аңа белем бирү белән үзе шөгыльләнә башлый.

Ибн Хәҗәр берниичә билгеле мәктәптә дәресләр биргән. Ул оста оратор була: әл-Әзһәрдә, Гамр ибнел-Гас мәчете һәм башка урыннарда хөтбәләр укый.

Егерме бер елдан артык ибн Хәҗәр казый вазыйфасын башкара: башта Мисырда, ә аннары - Шамда. Озак вакыт ул баш казый вазыйфасыннан баш тартып килә, ләкин һ. 827 елның 12 мөхәррәмендә кабул итәргә мәҗбүр була. Берара вакыт үткәч, ул баш тарта, ләкин аңа тагын 7 тапкыр әлеге вазыйфаны башкарырга туры килә.

Ибн Хәҗәр белем бирүне мөһим эш дип санаган, укыту эшләреннән аны бер нәрсә дә аера алмаган. Ул казыйлыктан соңгы тапкыр һ. 852 елда баш тарта. Шул елның 18 зөлхиҗҗә көнендә бөек галим вафат була.


Хезмәтләре[үзгәртү]

Ибн Хәҗәр 150 артык хезмәт яза. Әлеге хезмәтләр галим исән вакытта ук киң таралыш табалар.
Ибн Хәҗәрнең иң билгеле хезмәтләре:

  • Коръән һәм аның фәннәре (Улюм аль–Куръан):


"Асбаб нузуль"
"аль–Иткан фи джам'и ахадис фазаиль аль–Куръан"
"Ма вака'а фи аль–Куръан мин гайри люгат аль–араб"

  • Хәдис нигезләре (Усуль аль–хадис):


"Нухбату ль–фикр"
"Нухбату назар фи тавзихи Нухбату аль–фикр"


  • Хәдисне тәфсирләү (Шарх аль–хадис):


"Фатху ль–Бари фи шархи сахих аль–Бухари"
"Нукат аля танкихи Заркашийи аля аль- Бухари"


  • Хәдис юллары (Турук аль–хадис):


"Таглику та'лик"
"Инказ аль–и'тираз"
"аль–Вакфу аля ма фи сахихи Муслим мин аль–мавкуф"
"аль–Кавль аль–мусаддад фи забби 'ан Муснади имам Ахмад

  • Хәдиснең килеп чыгышын аңлату (Тахриж аль–хадис):


"аль–Истидрак аля тахриж аль–Ираки лиль–Ихяъ"
"Тахриж ахадис мунтаха суль"
"Тахриж ахадис Азкар Навави"
"Тамйиз фи тахриж ахадис аль–Ваджиз аль–Газали"
"Дирая фи тахриж ахадис аль–Хидая мулаххас ли Насб ар–рая"

  • Башка өлкәләрдәге билгеле хезмәтләре:


"аль–Исаба фи асмаи сахаба"
"Итхаф аль–Махара"
"Тахзибу тахзиб"
"Такриб тахзиб"
"Булуг аль–марам мин адиллат аль–ахкам"
"Та'джиль аль–манфаа би риджаль аль–арбаа"
"Муштабаху нисба"
"Тальхис аль–хабир фи тахриж ахадис Рафии аль–Кабир"
"Тахриж аль–масабих"
"Ибн аль–Хаджиб"
"Тахриж аль–Кашшаф"
"аль–Мукаддама"
"Базль аль–ма'ун"
"аль–Хисаль аль–мукаффира"
"Диван аль–хутаб"
"Дивану Ши'р"
"Мулаххас ма йукаль фи сабах ва аль–масаъ"
"Дурар аль–камина фи а'йан аль–миати самина"
"Тарджамату Ибн Таймийя"

Ибн Хәҗәрнең иң мәшһүр хезмәте булып 15 томнан торучы "Фәтх әл–Бари фи шәрхи сахих әл–Бухари" тора. Бу хезмәт - имам Әл-Бохариның "Җәмиг әс-сәхих" җыентыгына тәфсир. Галим аңа кереш сүзне һ. 813 елда яза, ә һ. 842 рәҗәп аенда тәмамлый.

Чыганаклар[үзгәртү]