Ибраһим Гази

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ибраһим Гази

Тулы исеме Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев
Һөнәре язучы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе
Туу датасы 4 февраль 1907(1907-02-04)
Туу җире Татарстанның Кама Тамагы районы, Олы Карамалы авылы
Үлем датасы 21 февраль 1971(1971-02-21) (64 яшь)
Үлем җире Казан
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 1969

Ибраһим Гази, чын исеме Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев (1907 елның 4 феврале1971 елның 21 феврале) — татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты.

Ибраһим Мингазиев 1907 елның 4 февралендә хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районы Иске (Олы) Карамалы авылында крәстиян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, бала чактан ук төрле михнәтләр, мохтаҗлыклар күреп үсә. 1919-1924 елларда ул Тәтештәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда урта белем ала, шунда комсомол сафына басып, актив җәмәгать эшчәнлеген башлый. 1924 елда яшь егетне Казандагы өлкә партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1926 елда мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Ибраһим Гази башта комсомолның Кукмара волость комитеты секретаре, аннары Мамадыш кантон комитеты секретаре, 1929-1931 елларда исә комсомолның Татарстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли. Бер үк вакытта ул Казанда чыга торган «Авыл яшьләре» журналында һәм «Кызыл яшьләр» газетасында мөхәррирлек вазифаларын башкара. 1927 елда Коммунистлар партиясенә әгъза итеп алына. Шушы ук елларда Ибраһим Газиның актив иҗат эшчәнлеге дә башлана. Аның беренче әдәби әсәрләре — лирик парчалары («Көлмә, Идел!», «Соңгы чаң» һ.б.) матбугатта 1929 елда басылып чыга. Шуннан соң иҗат ителгән «Кич алтыда» (1929), «Байраговның көнлек дәфтәреннән» (1930), «Көмеш сулы Нурминкә» (1930), «Бригадир кыз» (1931) кебек хикәя һәм кечкенә повестьларында автор шул чор эшче яшьләренең производстводагы хезмәт энтузиазмын, аларның искелеккә, әхлакый тотнаксызлыкка каршы көрәш картиналарын сурәтләргә омтыла. Сәнгатьлелек җәһәтеннән кимчелекләре булуга карамастан, шул чорның әдәби тәнкыйте бу әсәрләрне яшь авторның яңа кеше образларын иҗат итү юлындагы уңышлы адымы итеп бәяли.

1931-1942 еллар арасында Ибраһим Гази әүвәл Татарстан язучылар оешмасында, аннары Мәскәүдә марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен милли телләргә тәрҗемә итү буенча махсус курсларда укып кайтканнан соң (1938), озак еллар нәшриятта мөхәррир һәм тәрҗемәче булып эшли, кырыгынчы еллар башында берникадәр вакыт (1941, июль — 1942, август) “Совет әдәбияты” журналының җаваплы редакторы вазифаларын да башкара. Бу елларда ул рус һәм дөнья әдәбиятының аерым үрнәкләрен татар укучысына җиткерү буенча да нәтиҗәле эшли. Антон Чехов, Максим Горький, Михаил Салтыков-Щедрин, Мопассан, Золя кебек классик язучылардан эшләнгән әдәби тәрҗемәләре белән Ибраһим Гази үзен оста, иҗади тәрҗемәче итеп таныта. 1943 елдан башлап җиңү көннәренә кадәр Ибраһим Гази хәрәкәттәге армия сафында, фронтта татар телендә чыга торган «Сталин байрагы», «Кызыл Армия» газеталарында хәрби корреспондент булып хезмәт итә, шундагы кырыс шартларда күпсанлы очеркларын, бер төркем кыска хикәяләрен («Малай белән эт», «Әхмәт бабай», «Авылдаш» һ.б.) һәм «Алар өчәү иде» (1944) исемле повестен яза. Бу әсәрләрдә совет кешеләренең фронттагы батырлыгы, туган ил азатлыгы өчен явыз дошманга каршы көрәш картиналары сурәтләнә. Әдипнең сугыштан соң 1946 елда язылган «Без әле очрашырбыз» исемле повестенда да совет солдатының сугыштагы тарихи батырлыгы, аның бөек гуманизм һәм югары мораль-этик сыйфатлары үзәк тема итеп алына.

Ибраһим Гази әдәби иҗатының иң югары ноктасы сугыштан соңгы чорга — узган гасырның илленче һәм алтмышынчы елларына туры килә. Сугыштан соңгы чорның кырыс шартларында кешеләрнең тыныч хезмәттәге фидакарьлеген яктырткан «Алмагачлар чәчәк ата» повесте (1950), «Тургай картаямы икән?» һәм башка кече күләмле әсәрләрдән соң әдип киң колачлы эпик жанр — роман жанрында актив эшли башлый. 1956 елда ул Татарстан нефтьчеләренең хезмәтен, нефть җирендә яңа профессия кешеләре катлавы тууын сурәтләгән «Гади кешеләр» дигән романын тәмамлый. Катлаулы сюжетка корылган бу роман җанлы тормыш күренешләре, истә калырдай кеше образлары һәм, иң мөһиме, тел-сурәтләү чараларының халыкчан нәфислеге белән җәлеп итә. Роман үз заманының әдәби тәнкыйтендә нефть темасын яктырткан беренче күләмле проза әсәре буларак билгеләп үтелә.

Ибраһим Газиның эпик жанрдагы иң зур әсәре — «Онытылмас еллар» трилогиясе. Бу әсәрне әдип гомере буе эшли. Аның башлангычы «Балконлы йортта» исеме белән әле сугышка кадәр үк (1934) басылып чыга. 1940 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында «Авыл җыены», «Патшаны төшергәч», «Озын Миңнулла» исемнәре астында аның тагын аерым бүлекләре басыла. Сугыштан соң автор үз күңелендә күптәннән иҗади бөреләнеп килгән бу әсәргә яңадан әйләнеп кайта һәм 1949-1966 еллар дәвамында бер-бер артлы аның өч кисәген («Малай чак», «Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт», «Канатланыр чак») бастырып чыгара. Трилогия аерым-аерым китаплар рәвешендә рус теленә тәрҗемәдә дә дөнья күрә.

«Онытылмас еллар» — гомумсовет әдәбияты мәйданында тарихи-революцион роман исеме белән аерым бер жанр буларак формалашкан эпик әсәрләрнең татар әдәбиятындагы матур бер үрнәге. Эчтәлеге белән ул татар халкы тормышындагы зур бер тарихи чорны иңли. Трилогиянең һәр кисәгендә Татарстан җирендә булган чын тарихи вакыйгалар һәм революцион көрәш эпизодлары тасвирлана. Беренче кисәктә инкыйлабкача татар авылы тормышы, крестияннәрнең көнкүреше, җирсезлектән һәм социаль гаделсезлекләрдән бөлгенлеккә төшүләре бәян ителгән булса, икенче кисәктә 1917 елгы Февраль һәм Октябрь вакыйгалары һәм Гражданнар сугышы күренешләре, азатлык һәм бәхетле киләчәк өчен көрәшкә күтәрелгән халык улларының гыйбрәтле язмышлары тасвирлана; өченче кисәк исә, нигездә, әсәрнең баш каһарманы Хәлимнең аңлы кеше булып җитлегүен, авылда хосусый хуҗалыкларны күмәкләштерү елларында аның яңа тормыш өчен башкарган эш-гамәлләрен, сөйгән кызы Кафия белән булган саф мәхәббәт хисләрен, канатлы күңел кичерешләрен сурәтләүгә багышланган.

«Онытылмас еллар» трилогиясе өчен Ибраһим Гази 1969 елда Татарстан Республикасының Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1988-1989 елларда әсәргә нигезләнеп Татарстан телевидениесендә күп серияле телефизион фильм төшерелде.

Язучылык хезмәте һәм иҗтимагый тормышта актив эшчәнлеге өчен ул шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы һәм ике тапкыр «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Ибраһим Гази 1971 елның 21 февралендә Казанда вафат була. Кабере Казанның Арча кырындагы рус зиратында.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]