Иван Куратов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Куратов latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Иван Скуратов (Куратов Ӧльӧш Вань)
Туган телдә исем Куратов Ӧльӧш Вань
Туган 18 июль 1839(1839-07-18)
Керба авылы
Үлгән 29 ноябрь 1875(1875-11-29) (36 яшь)
Алматы, Җидесу өлкәсе, Россия империясе
Үлем сәбәбе туберкулез
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре шагыйрь, лингвист, тәрҗемәче

Ива́н Алексе́евич Кура́тов (коми Куратов Ӧльӧш Вань; (18.07.1839 - 29.11.1875) Коми әдәбияты нигезләүләрчеләрнең берсе, тәрҗемәче, коми шагыйре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иван Куратов Вологда губернасының Усть-Сысолье уездының Кебра авылында туган (хәзер Коми Республикасының Куратово авылы) дьякон гаиләсендә туа.

1854 елда — Ярен рухи училищесын тәмамлаган.

1854—1860 — Вологда рухи семинариясында укыган, анда беренче мәртәбә аның шигъри сәләтләре ачыкланган. Аның тормыш максаты "Кеше тормышы" (1857) шигырендә билгеләнгән - туган халыкка бәхет бирергә. Куратов шигъриятында үзәк урынны фәлсәфи һәм иҗтимагый-сәяси карашлар алып тора, аларда милли (коми) үзаңы төсмере бар.

1861—1865 — Усть-Сысольскта укытучы булган. Ике катлы агач йортта торган (җимерелгән), хәзер бу урында (Орджоникидзе ур., 10) заманча торак йортта (беренче катта) И.А. Куратов әдәби-мемориаль музее урнашкан.

Шагыйрьнең иҗатында күренекле урынны русчадан тәрҗемәләр алып тора: И. А. Крыловтан, А. С. Пушкиннан, А. В. Кольцовтан; һәм шулай ук дөнья әдәбиятының чит ил классикларының.[1]

Коми-зырян телен өйрәнүгә зур игътибар биргән. Коми теленең грамматикасын язган. Параллель рәвештә удмурт һәм мари телләрен өйрәнгән.

Казанга күчеп, озак булмаган вакыт полк аудиторы булып эшләгән.

1866 елдан бирле Урта Азиядә яшәгән. Верный шәһәрендә (хәзерге Алма-Ата) 1875 елда үлгән.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шагыйрьгә багышланган ССРБ почта маркасы.1989

Библиографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Сочинения»: Художественные произведения, т. 1, Сыктывкар, 1939; Лингвистические работы, т. 2, Сыктывкар, 1939.
  • «Бöрйöм гижöдъяс», Сыктывкар, 1951;
  • «Бöрйöм гижöдъяс» в рус. пер. [Послесл. А. Федоровой], М., 1958.
  • «Коми напевы» : [Стихотворения]. — Сыктывкар : Коми кн. изд-во, 1985.
  • «Ты бесконечна, жизнь» : [Заметки публицистика]. — Сыктывкар : Коми кн. изд-во, 1988.
  • «Ой, жизнь ты, жизнь…» : [Стихотворения и поэмы]. — Сыктывкар: Коми кн. изд-во, 1999.
  • «Моя муза не продажна» : [Избранные стихи]. Эском, 2007.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ивлев Н. П. Куратов в Казахстане. — Сыктывкар: Коми книжное издательство, 1981.
  • Муравьёв В. Б. Первые песни. — М.: Детская литература, 1968. — 160 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая советская энциклопедия, 3 изд. А. К. Микушев. Литература: Доронин П., Творчество И. А. Куратова, Сыктывкар, 1939; Федорова А. Н., И. А. Куратов. Очерк жизни и творчества, Сыктывкар, 1960; Микушев А. К., Коми литература и народная поэзия, Сыктывкар, 1961.
  2. Премьера первой оперы на национальном языке состоялась в Коми, Комиинформ (4 октября 2009 года).