Иван Никита улы Конев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Никита улы Конев latin yazuında])
Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Конев.
Иван Конев
Туу датасы 5 гыйнвар 1899(1899-01-05)
Үлем датасы 19 ноябрь 1983(1983-11-19) (84 яшь)
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Дәрәҗә генерал-майор[d]

Конев Иван Никитич (5 январь 1899 – 19 ноябрь 1983) – Советлар Берлеге каһарманы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иван Никита улы Конев 1898 елның 23 декабрендә (1899 елның 5 январендә) Чирмешән районының Шешминка (Чишмә Кирмәне) авылында туган. Кызыл Армия сафларында 1918 елның июненнән. 1936 елда М.В. Фрунзе исемендәге РККА Хәрби академиясен, 1939 елда Генераль штаб академиясен тәмамлый. 1939 елда Халхин-Гол елгасында япон милитаристларына каршы сугышларда катнаша. 1941 елның июленнән – хәрәкәттәге армиядә. 1941 елның 24 июлендә Смоленск янындагы бәрелешләрнең берсендә авыр яралана. 1942 елның августыннан – Мәскәү хәрби округының 8-нче һава-десант корпусы командиры.

1942 елның декабрендә корпус 3-нче гвардия һава-десант төмәне буларак үзгәртелә, полковник Конев аның командиры итеп билгеләнә һәм сугышның ахырына кадәр аның белән командалык итә.

Дивизия белән оста командалык иткәне, немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә сәргаскәрлегенең сугышчан биремнәрен үрнәк төстә үтәгәне, батырлык һәм каһарманлык күрсәткәне өчен, СССР Югары Советы Президиумының 1944 ел 13 сентябрь указы белән гвардия полковнигы Конев Иван Никитичка Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]