Иван Савельевич Варенуха

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Савельевич Варенуха latin yazuında])
Иван Варенуха
Иван Савельевич Варенуха
Язучы: Михаил Булгаков
Әсәрләр: Мастер һәм Маргарита
Милләте: рус
Раса: кеше, вампир

Иван Савельевич Варенуха (Иван Савелий улы Варенуха)Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романында әдәби персонаж, «Варьете» театры администраторы.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Варенуха Григорий Данилович Римский белән бергә Варьетеның югалган директоры Лиходеевның кайтуын көтә; алар аның Ялтадан телеграммаларын алалар һәм вакыйгалар агышына дөрес аңлатма табарга тырышалар. Варенуха Лиходеевның өенә шалтырата, Фагот (Коровьев) белән сөйләшә, шуннан соң Лиходеевның сәер рәвештә югалуын хәбәр итәр өчен, ГПУ га бара. Соңыннан аңа Мәче Бегемот һәм Азазелло һөҗүм итеп, аны Начар фатирга илтәләр. Монда Варенуханы Гелла үбә һәм ул вампирга әйләнә. Вампир-наводчик булып күпмедер вакыт эшләгәннән соң, Иблис каршындагы бал үткәч, Варенуха кире кеше халәтенә кайта.

Моннан ары инде Варенуха «Варьете» администраторы булып эшләвен дәвам итә һәм бар кешеләр дә аны әдәплелеге, ярдәмчелеге өчен ярата башлыйлар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби геройлар энциклопедиясе:20 гасыр рус әдәбияты (күчермә) (рус.)