Иван Әлиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Әлиев latin yazuında])
Иван Әлиев
Туу датасы 19 октябрь 1892(1892-10-19)
Туу урыны Дагыстан, Тимер-Хан Шура
Үлем датасы 11 февраль 1964(1964-02-11) (71 яшь)
Үлем урыны Волгоград
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә
Генерал-майор
Генерал-майор
Җитәкчелек иткән корпус командиры
Бүләкләр һәм премияләр Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак орденыII дәрәҗә Суворов орденыII дәрәҗә Кутузов ордены
 Истигъфада 1946, июнь

Иван Әлиев (Иван Михаил улы Әлиев, рус. Иван Михайлович Алиев) — совет хәрби эшлеклесе, генерал-майор (1943).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1892 елның 19 октябрендә Тимер-Хан-Шура (хәзерге Дагыстан, Буйнакск) шәһәрендә туган. Татар.[1][2]

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Җәяүле разведка мәктәбе һәм Александр III исемендәге 145- Новочеркасск җәяүле полкының өйрәнү командасы (Петроград, 1914).
  • Павловск хәрби укуханәсен тәмамлаган (1916).
  • Харкаудагы комсоставның югары кабатлау курсларында әзерлек бүлеген тәмамлый (1924).
  • РККА югары хәрби-педагогия курсларын тәмамлый (1925).

Хәрби хезмәткә чакырылганчы Одессада рухани семинариясендә укый. 1908 елдан Одессада Гопп һәм Ингерның слесарь-механика остаханәләрендә, Мюльнер һәм «Гена» заводларында эшли. 1913 елдан хәрби хезмәттә.

Беренче бөтендөнья сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ватандашлар сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Көньяк һәм Көнчыгыш фронтларында алып барылган сугышларда катнаша.
  • Украинада Шестопаловның партизан отрядында ярдәмче, соңрак башлык була.
  • Кызыл Армиянең Курскидагы коммунистлар ротасында өлкән разведчик.
  • Кызыл Армиянең аерым Курск марш батальонында ярдәмче, гренадёрлар командасы башлыгы, батальон командиры.
  • 1919 елның апреленнән Көнчыгыш фронтның 5- армиясе составындагы запас полкта: гренадёрлар командасы башлыгы, техник рота командиры, аерым сапёрлар ротасы командиры, полкның хәрби-торак комиссиясе башлыгы.
  • 1920 елда Одессадагы комсостав курслары ротасы командиры, августтан Кара диңгез яр буе оборонасы штабы разведка башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы, октябрьдән 14- армия составындагы 41- укчы дивизия штабында разведка башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Хәрби карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1921 елдан Киев чик саклау округы ВЧК махсус бүлегендә оператив разведка бүлекчәсе башлыгы ярдәмчесе, сентябрьдән 194- чик батальонында рота командиры.
  • 1922 елның башыннан ВЧК гаскәрләренең 112- аерым батальон роталары һәм махсус бүлекләр командиры, майдан ГПУ гаскәрләренең аерым 113- батальон командиры, августтан Украина хәрби округына керүче 23- укчы дивизиянең 67- укчы полкы командиры урынбасары, аннары 51- Перекоп һәм 15- укчы дивизияләрдә батальон командиры.
  • 1924 елда Харкаутагы комсоставның югары кабатлау курсларында әзерлек бүлеген тәмамлый.
  • 1925 елда РККА югары хәрби-педагогия курсларын тәмамлый.
  • 1925-1930 берләштерелгән Урта Азия хәрби мәктәбендә һәм Сарытауда Идел буе хәрби округы мәктәбендә төрле вазифалар башкара.
  • 1930 елның октябреннән Төньяк Кавказ хәрби округына керүче 23- укчы дивизиянең 66- укчы полкы командирының хуҗалык эшләре буенча урынбасары.
  • 1933 елда отставкага чыга.
  • 1940 елның гыйнварыннан кабат РККА сафларына чакырыла, Магнитогорскидагы Урал хәрби округы запастагы комсостав хәрби белемнәрен күтәрү курсларында тактик әзерлек җитәкчесе.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәис Зарипов. Корпус командирлары. Казан утлары, 2015, № 5.
  2. Джесси Рассел. Алиев, Иван Михайлович. Издательство VSD, 2013 ISBN 978-5-5099-3180-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Эзләнү хәрәкәтләре форумы сайтында
  2. Великая Отечественная. Комкоры: военный биографический словарь (под общей редакцией М.Г. Вожакина. М.: Жуковский; Кучково поле, 2006.-Т.1.-672 с.
  3. Милли энциклопедия хезмәте сайтында