Идел буе Болгары дәүләте төзелү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идел буе Болгары дәүләте төзелү latin yazuında])
Татарстан байрагы Татарстан тарихы

Казан ханлыгы

1552
Казан губернасы

Уфа губернасы
Нократ губернасы
Сембер губернасы
Самар губернасы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Республикасы


«Татарстан» порталы


Бөек Болгар Иле таркалышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риваятьтә Бөек Болгар Иленең салучы Кубрат улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне—Батбай, икенчесе—Котраг, өченчесе—Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән). Хәзәрләр болгарларны торган саен кысрыклаганнар.

Бөек Болгар Иле варислары: Дунай Болгариясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аспарух онагурлар кабиләсе белән көнбатышка таба күченеп киткән: башта Дунай елгасы тамагына барып утырган, монда аңа элегрәк аерылып киткән болгар кабиләләре—кутригурлар һәм бу якларга күптән түгелрәк төпләнгән славяннар килеп кушылганнар. Болгарларның куәтле сугышчан оешмасы славяннарны да үз эченә алган, һәм алар тиздән, куәтле берлеккә тупланып, Византиянең 50 меңле гаскәрен, ягъни шул чордагы иң зур даими армияне тар-мар иткәннәр. Бу хәл 679 елда булган, ике елдан соң, 681 елда, көнбатышта яңа болгар дәүләте—башкаласы Плиска шәһәре булган Дунай Болгариясе барлыкка килгән.

Бөек Болгар Иле варислары: Кавказ болгарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кубрат ханның өлкән улы Батбай Төньяк Кавказда үз җирләрендә торып калган һәм хәзәрләргә буйсынган. Тора-бара аның җитәкчелегендәге болгарлар, ягъни кубан болгарлары, «кара болгарлар» дип атала башлаганнар. Бүген алар белән хәзерге карачайлар (карачалылар) һәм балкар халыкларын бәйлиләр. «Болгар» һәм «балкар» сүзләренең якынлыгына игътибар итегез. «Кара» сүзе гомумән төрки телле күп кенә халыкларга хас үзенчәлек. Ул аларның кара тутлы булуларыннан алынган.

Бөек Болгар Иле варислары: Идел Болгарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Элегрәк елларда болгарларның Котраг җитәкчелегендәге өченче төркеме Кубрат үлгәннән соң Урта Идел буена киткән дип язалар иде. Ләкин андый ханзадәнең булмавы, ә котраглар кабиләсе генә яшәве фәндә исбатланды инде. Шуның өстенә, археологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Татарстан якларына болгарлар VII гасыр уртасындагы ук килеп чыкмаганнар әле. Азак буенда һәм шул тирә төбәкләрдә калган болгарлар хәзәр кабиләләре союзына кергәннәр һәм алар белән, аерата аланнар белән берлектә, югарыда әйтелгән Салты-Маяк археологик культурасын барлыкка китергәннәр һәм VIII йөз азагына тикле диярлек шунда яшәгәннәр.

Идел буе Болгары дәүләте нигез салу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай итеп, болгарларның бер өлеше Урта Идел буена килеп чыккан.

Күченү сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болгарларны, урыннарыннан кубып, Идел буйлап югары күтәрелергә һәм үзләренең элекке дала киңлекләрен урман-далаларга алыштырырга нәрсә мәҗбүр иткән? Бу хакта кызыклы фикерләр яши. Мәсәлән, С. А. Плетнева болгарларның күченүен яһүд диненә мәҗбүр итү һәм шул сәбәпле Хәзәр каханлыгында ыгы-зыгылар кубу белән бәйләп карый. Мондый сәбәп чынлап та нигезле булырга мөмкин.

Кабиләләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болгарлар Урта Иделгә берничә кабилә бергә җыелып килгәннәр. Икенче төрле әйткәндә, чын болгарлар белән бергә барсиллар да, бәрәнҗәрләр дә, савирлар да булган. Тик X йөзнең тарихи чыганакларында бу кабиләләр яңа җирдә чак кына башкачарак аталганнар — бирсула, бәрәнҗәрләр һәм суарлар дип йөртелгәннәр. Соңгылары — суарлар хакында төрле фикерләр яши: күпчелек тикшеренүчеләр аларны нәкъ шул күченеп килгән савирлар дип саныйлар, ә кайбер тарихчылар суарлар бөтенләй башка кабилә кешеләре булган дигән фикер әйтәләр. Әлбәттә, Урта Идел буена югарыда аталган кабиләләр берсе дә калмыйча күченеп утырган дип булмый. Күпчелек савирлар, барсиллар, бәләнҗәрләр туган илләрендә утырып калганнар, Хәзәр каһанлыгы халкының зур өлешен тәшкил иткәннәр.

Тарихи истәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан җирендә элгәреге болгарларның каберлекләре Тәтеш районының Олы Тархан, Спас районының Тәнки һәм Алексеевски районының Зур Тигәнәле авылы, шулай ук Сембер өлкәсенең Кайбелы авылы янында табылдылар. Олы Тархан һәм Кайбелы каберлекләре чын Салты-Маяк культурасы истәлекләре булып исәпләнәләр, ә Тәнки каберлегендә, борынгы болгарлык билгеләре белән бергә, көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан килгән икенче кабиләләрдән калган әйберләр дә табылды. Бу табылдыклар Урал арты халкының угыр төркеменә хас. Гомумән, угырлар һуннар яулары чорында төрки дөньяга ныграк сыенганнар. Нәкъ менә һуннар, көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә, үзләре белән Көнбатыш Себер һәм Көньяк Уралдагы угыр кабиләләрен ияртеп алып килгәннәр. Шуңа күрә угырлар, һуннар урдасына кушылгач һәм шуннан соң Идел-Урал төбәгендә борынгы төркиләр арасында яшәгәндә дә, бик нык төркиләшкәннәр. Төньякта яңа болгар дәүләте халкының оешуында аларның катнашы ярыйсы ук көчле булган. Менә шушы хәл Тәнки һәм шулай ук Зур Тигәнәле каберлекләре материалларында ачык күренә дә инде.

Этник төркемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта Иделдә бу борынгы чорда ук, болгар кабиләләреннән тыш, башка этник төркемнәр дә яшәгән. Алар арасында Урал буеның төркиләшкән угорлары һәм Урал аръягы-Арал буеның бераз соңрак яшәгән угыз-кыпчак кабиләләре дә булган. Алай гына да түгел. Без югарыда күреп үткәнчә, бу якларда болгарлар килгәнче үк төрки телле башка төркемнәр яшәгәннәр.Әмма барлык бу кабиләләр өчен бер уртаклык бар—алар барысы да борынгы төркиләр, бөтенесе дә диярлек чыгышлары һәм монда килеп утырулары белән теге яки бу дәрәҗәдә һуннарга бәйле. Әлбәттә, борынгы Татарстанда һәм күрше районнарда, югарыда әйтелгәнчә, җирле кабиләләр—фин кабиләләре дә яшәгән. Болгарларга кадәрге һәм болгар чорындагы төрки телле халыклар, монда урнашкач, алар белән киң этник һәм мәтдә элемтәләргә кергәннәр.

Мәҗүсилек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер үк вакытта шуны да истә тотарга кирәк, бу кабиләләр һәм кавемнәр бердәм, көчле идарәле, ныклы бер союзга тупланмаган булганнар әле. Җитмәсә, бу чорда аларның нинди дә булса бердә дине дә булмаган, алар барыбер әле мәҗүсиләр булып калганнар, һәр кабилә иске йола нигезендә үз тотемына табынуын дәвам иткән.

Ислам дине[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дөрес, болгар җәмгыятендә Урта Азиядән кабул иткән ислам диненең беренче яралгылары күренә башлаган Мәсәлән, тарихта мәгълүм беренче болгар бие Алмас мөселман булган. Болгарларның кайсыдыр бер өлеше көньякта хәзәрләр арасында яшәгән чорда бу яңа дин белән танышкан.

Ләкин барлыкка килгән идарәче сыйныфларның хакимиятен ныгыту, патшаның дәрәҗәсен күтәрү, ниһаять, болгар ыруын һәм башка кабиләләрне бер гомуми сыйнфый дин, бердәм идеология җирлегендә аерым бер дәүләткә тәмам берләштерү өчен ислам динен бөтен халыкның кабул итүе кирәк була. Ә моны дөньядагы барлык мөселманнарның башлыгына мөрәҗәгать итеп кенә эшләргә мөмкин.

Идел буе Болгары дәүләтенең берләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмыш габбәсиләр чоры Гарәп хәлифәлеге башкаласы Багдадтагы хәлифәгә илчеләр җибәреп, үз илендә ислам тәртипләрен урнаштыруда ярдәм итү һәм болгарларга мөселман динен өйрәтү өчен үзенә фикһшәригать хокукларын яхшы белүче кеше җибәрүне үтенгән.

Багдаттан килгән Илчелеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болгарга Илчелек килүе

Болгар биенең үтенече канәгатьләндерелгән: 922 елда Багдадтан Урта Азия аша болгарларга илче Сусан әр-Расси һәм илчелекнең сәркатибе Әхмәт ибне Фадлан җитәкчелегендәге вәкиллек килеп җиткән. Нәкъ менә илчелекнең асылда төп вазифасын үтәүче Ибне Фадлан Багдадка әйләнеп кайтканнан соң үзенең «Рисалә»сен язган. (Рисалә—берәр мәкалә, кечерәк китап дигән сүз.)

Илчелек борынгы болгарлар иленә һиҗри белән 310 елның 121 мөхәррәмендә аяк баса. Бу безнеңчә ел исәбе белән 922 елның 12 маена туры килә.

Болгар патшасы Алмас (Ибне Фадлан аны, дәүләт башлыгы буларак, «мәлик» дип атый, гарәпчә патша дигән сүз) илчелекне ифрат зур тантана белән кабул иткән. Гарәпләр аңа кыйммәт бүләкләр һәм хәлифәнең яклавы билгесе итеп дәүләт байрагы тапшырганнар. Берничә көннән, җомга көнне, тантаналы төстә гыйбадәт кылганнар, хөтбә, ягъни җомга намазы укыганнар. Мөселман динен тотуда ул гаять зур йола булып санала.

Ислам динен кабул итүнең игълан итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике айдан соң, бөтен болгар халкы корылтаен җыеп, шул ук Багдад илчеләре алдында Алмас исламны кабул итүне рәсми төстә бөтен халык исеменнән игълан иткән.

Шул рәвешчә, дәүләт дине итеп исламны кабул итү болгар һәм аларга кардәш кабиләләрне берләштерүне төгәлләр чоры, төньякта болгарларның үзәкләштерелгән яңа дәүләтенең—Идел Болгарының тәмам оешып җитү вакыты булып санала.

Идел буе Болгары хәкимнәре исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]