Ижора

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ижора latin yazuında])
Ижора
яшәү җире

Россия, Эстония

Теле

ижора теле, рус теле

Дине

православие, лютеранлык

Бүтән халыкка керүе

фин-угыр халыклары

Кардәш халыклары:

кареллар, вепслар, финнар, эстоннар, водь һ.б.

 Ижора Викиҗыентыкта

Ижо́ра (үзаталышлары ижора, инкеройн, ижоралайн, ижор. inkeroin, ižora, ižoralain) — азсанлы фин-угыр халкы. Элек — водь белән беррәттән Ижора җиренең төп халкы. XX гасыр уртасына кадәр ижора телен һәм үзенчәлекле гореф-гадәтләрен саклап килгәннәр. Хәзерге вакытта тулысынча диярлек ассимиляциягә дучар булганнар. Туган телдә сөйләшүчеләр саны берничә йөзгә генә җитә.

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ижора халкы вәкилләре бүгенге көндә Ленинград өлкәсенең Ломоносов һәм Кингисепп районнарында яшиләр. 2002 елгы халык санын алу буенча Россиядә ижора буларак 327 кеше теркәлгән, шуларның 177се Ленинград өлкәсендә. Вистино авылында иң күпсанлы ижоралар төркеме теркәлгән[1].

Тел һәм ассимиляция проблемалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телләре — фин-угыр телләренең Балтыйк буе фин группасына керүче ижора теле. Ижора теленә иң якын телләр булып карел һәм фин телләре тора.

Ижора теле борынга карел теленең нигезендә барлыкка килгән. Әле XX гасыр башында эзләнүчеләр ижора вәкилләренең рус телен чагыштырмача начар белүләрен искәртеп китәләр. Бу аларның православ булуларына һәм рус исем-фамилияләрен йөртүләренә карамастан күзәтелә.

Ижора теле 2009 елда ЮНЕСКО тарафыннан юкка чыгучы телләр Атласына «юкка чыгу янаган» тел буларак кертелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ижора халкы турындагы беренче искә алулар рус чыганакларында (Иоаким елъязмасы) IX гасыр урталарына карый.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фин култыгы суларында (ижора җилкәнле көймәсе Лайба

XV гасыр ахырына ук ижораларның хуҗалыгы нигезе булып сукалап җир эшкәртү торган. Хөкем сөрүче бөртекле культуралар солы һәм арыш булган, сирәгрәк арпа һәм бодай чәчкәннәр, ә тагын да сирәгрәк борчак һәм карабодай булган. Ижоралар атларны, мөгезле эре терлекне, сарыкларны үрчеткәннәр. Сунар да әһәмиятен саклап калган: ижоралар куяннарны һәм тиеннәрне аулаганнар, лачын сунары өчен лачыннарны тотканнар.
Диңгез ярында яшәгән ижораларның төп кәсебе балыкчылык булган, ул кыш көне булган һәм шактый табыш китергән; күбесенчә салака һәм корюшка балыкларын тотканнар. XVI гасыр башы язучы кенәгәләре инде балыкчылыкны "оброкка" салынганын, ә ясак исемлегендә "курва" балыгы булуны (бәлки корюшканы шулай атаганнар) китерә. XX гасырда корюшка һәм салака тоту ижоралар өчен әһәмиятен саклаган.
Көнчыгыш ижора авылларның русча яхшырак белгән халкы Санкт-Петербургга киткән: ир кешеләр фабрикаларга һәм остаханәләргә киткән, ямчылар булып эшләгән, кызлар бәби караган. Күп кызлар Нарвага тукыма фабрикаларына ялланган. Шуңа да карамастан ижораларның шәһәрләргә күчүе вакытлыча булган; 1920-нче елларда әлә ижораларның 99%-ы авыл кешеләре булган.
Ижораларның һөнәрләре үсеш алган булган, гәрчә бу эшләр кустар сәнәгать формаларын алмаса да. Ижоралар арасында күп шәп чүлмәкчеләр һәм балта осталары булган, алар сатуга эшләнмәләр ясаганнар; күп авылларда тукыма тукыганнар, чыбыклардан кәрзиннәр һәм башка йорт кирәк-яракларын үргәннәр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://std.gmcrosstata.ru/webapi/opendatabase?id=vpn2002_pert 2019 елның 12 июль көнендә архивланган. База микроданных Всероссийской переписи населения 2002 года