Икенче чирмеш сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Икенче чирмеш сугышы latin yazuında])
Икенче чирмеш сугышы
Төп низаг: Чирмеш сугышлары
Дата

1571—1574

Урын

хәзерге Мари Ил, Чуашстан, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан

Сәбәп

патша хакимиятенең чирмешләргә карата кискен сәясәт, йөкләмәләр артуы, түрәләрнең башбаштаклыгы

Нәтиҗә

патша гаскәренең җиңүе

Көндәшләр
Русия патшалыгы Чирмешләр
Сәргаскәрләр
Явыз Иван Качак
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез

Икенче чирмеш сугышы (чирм. Кокымшо марий сар) — Рус патшалыгына кушылганнан соң чирмәшләрнең күтәрелеше. Хөкүмәт гаскәрләренең биңүе белән тәмамланды.

Күтәрлеш 1571 елда, Кырым ханы Дәүләтгәрәйнең уңышлы явыннан һәм аның тарафыннан Мәскәүне яндыруыннан башлады. Күтәрелешне әзерләвендә чирмеш кенәзе Качак (Мәмешбирденең улы) бик актив катнашкан. Ул милли-азатлык һәм феодальлеккә каршы характерда булды. Күтәрүчеләр кырымлыларның ярдәменә исәп тотканнар, әмма руслар тарафыннан каты җиңелгән Кырым чирүе ярдәм күрсәтә алмаган. Чирмеш картлары күтәрелешкә көчле тәэсир ясаганнар.

Тулы бер чаралар комплексы ярдәмендә (күтәрүчеләрнең уртача каршлы канаты белән сөйләшүләр, сатып алулар, күтәрүчеләрне аларның чит ил берлектәшләреннән аеру, җәзалау яулары, Кокшайск һ.б. кальгаләрне салу) Явыз Иванның хөкүмәте башта күтәрүчеләрнең сафларын таркалуга, ә аннан соң күтәрелешне бастыруга иреште.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]