Ике башлы бөркет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ике башлы бөркет latin yazuında])
Беренче Болгар патшалыгында табылган ике башлы бөркет, 11 гасыр
Төрки атабәк Имад әд-Дин Зәнгә II дирһәме (1170-1196) төньяк Гыйракта табылган.

Ике башлы бөркет - герб уйдырма билгесе, Алтын Урда тәңкәләрендә һәм тамгаларында сугылган символ[1], Алтын Урда илтамгаларының берсе[2], шулай ук борынгы дәүләтләрдә һәм бүгенге илләрдә кулланыла торган символ. Россия Федерациясенең гербында сурәтләнә.

Сурәттә бөркетнең бер башы сул (көнбатыш) ягына, икенче башы уң (көнчыгыш) ягына карый. Алтын Урда тәңкәләрендә ике башлы кош астында еш кына хан исеме гарәпчә сугылган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хеттлар патшалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер чыганаклар буенча ике башлы бөркет шумер цивилизациясендә барлыкка килгән. Ләкин иң борынгы ике башлы бөркет сурәте Хеттлар патшалыгының башкаласы Хаттуса (бүгенге Бугазкөй) казу эшләре нәтиҗәсендә табылган.

Шулай ук Хетлар дәүләтенең башка биналарында бу символ табылган. Соңрак урта гасырларда ул Әрмәнстанда табылган.

Алтын Урда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урдада табылган бәкләрибәк Нугай (1235-1300) тамгасы, XIII гасыр

Алтын Урда ике башлы бөркет беренче тапкыр XIII гасыр азагында бәкләрибәк Нугай тамгасында очрый. Шулай ук Сакчы дигән акча сугу йортында ясалган татар тәңкәләрендә ике башлы кош сурәтләнә.

Кырымда табылган Туктамыш хан суккан ике башлы бөркетле тәңкәләр

Соңрак ике башлы бөркет Алтын Урда ханнары Туктай, Үзбәк, Туктамыш тәңкәләрендә сугылган, аеруча күп ике башлы бөркетле тәңкәләре Кырымда табылган.

Татар-монгол Юань династиясе (1271-1368) идарә иткән чорындагы сул яктагы свастикалы ике башлы кош белән тамга Кытайда табылган

Татарларның ике башлы бөркете кайдан килгәне турында берничә фаразлар бар:

  • 1) татар ханнары Византия белән мөнәсәбәтләре сәбәпле (румын нумизматы Ernest Oherlănder-Târnoveanu карашы),
  • 2) иң ышанычлы караш (галимнәр Р. Фасмер, Б.Кене, А. Орешников) буенча ике башлы бөркет Көнчыгыштан килгән, күп кенә мөселман илләрендә XII гасырдан охшаш тәңкәләр сугыла, XI гасырда төрекләр-сәлҗүкләр Бөек Сәлҗүк Дәүләтендә ике башлы бөркет - рәсми илтамгасы булган, татарлар кардәш төрки халыклар белән мөнәсәбәтләр аркасында бу символ килгән[3][4].
  • 3) татар галиме Исхаков Д. М карашы буенча "Дәфтәр-и Чыңгыз намә" борынгы татар кулъязмасында "ике башлы кара кош" нәсел билгесе буларак телгә алына. Шулай ук Кытай территориясендә татар-монгол Юань династиясе (1271-1368) идарә иткән чорындагы свастикалы ике башлы кош табылган[5]. Свастика борынгы ариләр дәүләтендә һәм соңрак фарсы, һинд илләрендә таралган булган. Табылган тәңкә сул яктагы свастика белән.

Россия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1497 елга кадәр Мәскәү кенәзлегендә кулланыла торган тәңкә
Киев Русендә кулланыла торган тәңкә

Беренче тапкыр ике башлы бөркетне рус кенәзе Иван III тик 1497 елда куллана (татарларның символны кулланышыннан 200 елдан соң). Моңарчы рус тәңкәләрендә җайдак кылыч белән сурәтләнә, Киев Русе тәңкәләрендә Өч япьле (Трезуб) сугыла.

Россия Федерациясенең гербы

Россиядән аермалы буларак күпмилләтле Россия дәүләтендә Алтын Урда рәсми символы - ике башлы бөркет илтамгада кулланыла.

Көнбатыш Аурупа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Сәлҗүк Дәүләтендә 11 гасырдан, Алтын Урдада 13 гасырдан ике башлы бөркет кулланыла.

1434 елда бу символ Изге Рим империясендә кабул ителә.

XIV гасырда Сербиядә кабул ителә.

XV гасырдан ике башлы бөркет Тверь һәм Мәскәү кенәзлекләрендә кулланыла башлый, соңрак Россия дәүләте гербына әверелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://zeno.ru/showphoto.php?photo=3354 Oriental Coins Database
  2. Лебедев В.П. 2000. Корпус монет Крыма в составе Золотой Орды (сер. XIII - нач. XV в.). Часть 1
  3. http://skifos.livejournal.com/55551.html
  4. http://skifos.livejournal.com/55052.html
  5. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-10-09, retrieved 2015-07-23