Илбарис Надиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илбарис Надиров latin yazuında])
Илбарис Надиров
Туган телдә исем Илбарис Нурислам улы Надиров
Туган 15 апрель 1925(1925-04-15)
Әлмәт районы, Нәдер авылы
Үлгән 20 август 2009(2009-08-20) (84 яшь)
Яшәгән урын Зур Кызыл урам, 59
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре фольклорчы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, (1989)
ТАССР атказанган мәдәният эшлеклесе (1985),
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Илбарис Надиров — фольклорчы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илбарис Надиров 1925 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасының Әлмәт районы Нәдер авылында туган. Аннан соң алар гаиләләре белән Ютазы районының Алмата авылына күченеп килә. Балачак елларында бер авылдан икенчесенә җырлый-җырлый Сабан туйларына йөргән чаклары, ул җырларның күңелендә онытылмый саклануы булачак галимнең төп шөгыленә – татар җырларын җыю, аларны төркемнәргә аеру һәм бу жанрның үзенчәлекләрен ачып бирү өчен зур этәргеч булгандыр.

Илбарис Надиров 1932-1943 елларда Алматада - башлангыч, Кәрәкәшле авылында урта мәктәпне тәмамлый. Ютазы районы башкарма комитетында Нархозучет инспекторы булып эшли башлый. Ютазы районы комсомол комитеты юлламасы белән кереп, Уфа авиация институтында укый, анннары 1943 елны Чкалов өлкәсенең Колтубанка төбәгендә урнашкан снайперлар мәктәбендә әзерлек узып, көзен фронтка җибәрелә. 1944 елның августыннан башлап сугыш беткәнче Балтыйк буе фронтында фашист илбасарларына каршы көрәшә, ике тапкыр яралана. Җиңү бәйрәмен 1489нчы үзйөрешле артиллерия полкында радиотелеграфист сыйфатында каршылый.

Иҗади эштә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елның февралендә демобилизацияләнгәннән соң, Ютазы районының Алмата авылына әти-әнисе янына кайта. 1948-1953 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укып, аны кызыл диплом белән тәмамлый. И.Надиров СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында (хәзерге Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) «фольклористика» белгечлеге буенча филология фәннәре докторы, олуг галим Хәмит Ярми җитәкчелегендә аспирантура уза. Бөек Ватан сугышы чорындагы татар халык иҗатын өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклый. 1961 елда шул диссертациясе нигезендә «Халык һәм җыр» дигән монографиясе басылып чыга. Бу теманы җентекләп өйрәнүе, билгеле ки, галимнең үз биографиясе белән бәйләнгән. Алда әйтеп үткәнебезчә, ул унҗиде яшендә фронтка китеп, фашистларга каршы көрәшкән, ике тапкыр яраланган, батырлыклары өчен дүрт сугышчан бүләк алган кеше.

«Халык һәм җыр» китабы Бөек Ватан сугышы елларында татар халкы иҗат иткән әсәрләрне җыю һәм өйрәнү өлкәсендә беренче җитди адым булды. Бу темага И.Надиров вакытлы матбугат битләрендә дә күп кенә мәкаләләр белән чыгыш ясады. Аларда совет чорында яңа фольклор әсәрләре: җырлар, бәетләр туу, аларның шигъри үзенчәлекләре кебек теоретик яктан да әһәмиятле мәсьәләләр чагылыш тапты. Илбарис Надиров гомерен халкыбыз җырларын җыюга, аларны фәнни яктан өйрәнүгә, бастырып чыгаруга багышлаган галим. Аның бу өлкәдәге бер казанышы итеп 1965 елда дөнья күргән «Татар халык җырлары» дигән җыентыкны күрсәтергә мөмкин. Китапның төп өлешен Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребездән язып алынган һәм ул вакытта әле фәнгә билгесез булган җырлар алып тора.

Илбарис Надиров төзегән «Кыска җырлар» (1976), «Йола һәм уен җырлары» (1980), «Бәетләр» (1983), «Тарихи һәм лирик җырлар» (1988) җыентыклары татар фольклористикасының алтын фондына керде. “Татар халык иҗаты”ның 12 томлыгын әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен 1989 елда галимгә (тагын берничә хезмәттәше белән бергә) Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшырылды. 1985 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Искәндәр Габдуллин (сулда), Гайсә Хәкимҗан, Илбарис Надиров һәм Гомәр Таһир - Ленин музее каршында, Тампере 1969 ел.

Илбарис Надиров чит илләрдәге татар диаспоралары белән бәйләнешләрне җайга салуда шактый эш башкара. Финляндиягә татар галимнәре, артистларының беренче сәфәрен оештыруда, чит илдә яшәүче милләттәшләребезне тәүге мәртәбә Казанда кабул итүдә Илбарис Надировның роле зур булды. Шуның белән бергә, галим татар фольклор фәнен үстерүгә зур өлеш керткән аерым шәхесләр һәм Финляндиядәге татар диаспорасына багышланган мәкаләләр авторы да. Илбарис ага Надиров бөтен көчен, сәләтен, гомерен үзенә җан рәхәте биргән татар халык иҗаты – җыр жанрын өйрәнүгә багышлады.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халык иҗаты