Илдар Халиков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Илдар Халиков

Тулы исеме Илдар Шәфкать улы Халиков
Туу датасы 21 ноябрь 1967(1967-11-21) (44 яшь)
Туу җире Татарстанның Әгерҗе шәһәре
Хатыны Гүзәл Илмир кызы Халикова

Илдар Шәфкать улы Халиков (1967 елның 21 ноябрендә туган) — Татарстанның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2010 елның 22 апреленнән Татарстан премьер-министры[1].

Эчтәлек

[үзгәртү] Тормыш юлы

Илдар Халиков укытучылар гаиләсендә туып үсә. Әтисе Шәфкать Рафикъ улы гомере буе мәгариф өлкәсендә эшләп, Татарстан республикасы атказанган укытучысы исеменә лаек була. Ә әнисе Лүзия Газиз кызы Әгерҗе шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Татарстан Республикасы Президенты мактаулы грамоталары белән бүләкләнгән.

1985 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң Илдар Халиков армия сафларына хезмәт итәргә алына. 1987 елда Казан Дәүләт Университетында укый башлый.

1993 - 1995 елларда Илдар Шәфкать улы алдынгы специалист буларак "Челны-банк" банкында озын яки кыска вакытка кредитлар бирү, депозитлар һәм кыйммәтле кәгазьләр бүлегенең вакытлыча идарәчесе вазифаларын башкара.

1995 - 1996 елларда - "КАМАЗ" ААҖында Хокуклар идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли.

1996 - 2003 елларда - финанслар буенча директор, икътисад һәм финанслар һәм "КАМАЗ"ның корпоратив стратегиясе буенча генераль директор урынбасары була.

2003 елның 14 августыннан 2005 елга кадәр Чаллы шәһәренең администрациясен җитәкли.

2006 елның 1 гыйнварында - Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге җитәкчесе, шәһәр мэры.

2010 елның 22 апреленнән - Татарстан Республикасы премьер-министры.

[үзгәртү] Гаиләсе

Илдар Халиков өйләнгән. Тормыш иптәше Гүзәл Илмир кызы Халикова белән балалары Тимурны (1998 ел), Камиләне (2002 ел) һәм бәләкәй кызларын (2010 ел) тәрбияләп үстерәләр.

[үзгәртү] Искәрмәләр

[үзгәртү] Сылтамалар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә