Илдус Ахунҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдус Ахунҗанов latin yazuında])
Илдус Ахунҗанов
Туган 23 апрель 1930(1930-04-23)
Ижау
Үлгән 16 март 1990(1990-03-16) (59 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре әдәби тәнкыйтьче

Илдус Ахунҗанов — әдәбият тәнкыйтьчесе.

Илдус Ахунҗанов 1930 елның 23 апрелендә Ижау шәһәрендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, университетның тарих-филология факультетына укырга керә. Биредә укыганда республика газеталарында аның беренче рецензияләре күренә башлый. Ул елларда Казан дәүләт университетында махсус курс алып барган күренекле тәнкыйтьче Гази Кашшаф, яшь егетнең сәләтен күреп, аны «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә эшкә ала. 1953-1958 елларда егет татар әдәбиятының штабында «кайный», Нәкый Исәнбәт, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким һ.б.лар турында үзенчәлекле әдәби тәнкыйть мәкаләләре язып чыга.

1958-1964 елларда Илдус Ахунҗанов Татарстан радиосында, телевидениедә һәм Казан хроникаль фильмнар студиясендә эшли. Җитмешенче еллардан башлап И. Ахунҗанов матбугатта берсеннән-берсе кызыклы мәкаләләр бастыра. 1978 елда Татарстан китап нәшриятында аның “Рәссам һәм аның сүзе” дигән әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы басылып чыга.

Илдус Ахунҗанов 1990 елда вафат була.