Иль-де-Франс
![]() Франция харитасында |
|
| Үзисем | Île-de-France |
|---|---|
| Дәүләт | Франция |
| Нигезләнгән | 1976 |
| Башкала | Париж |
| Шура рәисе | Жан-Поль Юшон |
| Префект | Даниэль Канепа |
| Халык саны | 11 694 000 (2008) |
| Тыгызлык | 974 |
| Мәйдан | 12 011 км² |
| Сайт | http://www.iledefrance.fr/ |
Иль-де-Фра́нс (фр. Île-de-France [il də fʁɑ̃s]) — Франциянең тарихи өлкәсе һәм үзәк регионы. Башкаласы — Париж. Иль-де-Франс — француз дәүләтчелегенең үзәге.
Хәзерге француз телендә Île-de-France «Франция утравы» мәгънәсен йөртә. Элек исә атама «liddle Franke» («кечкенә Франция») сүзтезмәсеннән барлыкка килгән. 1715—1814 елларда «Иль-де-Франс» атамасын шулай ук Маврикий утравы йөрткән.
Регион 1976 елда оеша.
Географик мәгълүмат[үзгәртү]
Иль-де-Франс регионына Париж һәм аның янында яткан җирләр керә. Регион 8 департаментка бүленә: Париж (Paris), Сена һәм Марна (Seine-et-Marne), Ивелин (Yvelines), Эсон (Essonne), О-де-Сен (Haute-de-Seine), Сен-Сен-Дени (Seine — Saint-Denis), Валь-де-Марн (Val-de-Marne), Валь-д’Уаз (Val-d’Oise).
Регион дәүләт җиренең 2 %-ын тәшкил итә.
Иң зур елгалары — Сена, Марна һәм Уаза.
Сылтамалар[үзгәртү]
| Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Île-de-France (фр.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
