Имам әл-Газали

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әбу-Хәми́д Мөхәммәд ибн-Мөхәммәд әл-Газәли́
225px
Тулы исеме гарәп. ابو حامد محمد بن محمد الغزالى
Һөнәре дин әһеле, суфичылык, теология, фәлсәфә мантыйк
Туу датасы 1058 ел(1058)
Туу җире Тус, Иран
Үлем датасы 19 декабрь 1111(1111-12-19)
Үлем җире Тус
Сайт http://www.ghazali.org

Әбу-Хәми́д Мөхәммәд ибн-Мөхәммәд әл-Газәли́ (гарәп. ابو حامد محمد بن محمد الغزالى‎) (1058, Тус, Иран,  — 19 декабрь 1111, Тус) — ислам дин галиме һәм фәлсәфәче. Хөрәсән өлкәсеннән, милләте буенча фарсы чыгышлы. Суфичылыкка нигез салучыларның берсе. Суфичылыкны һәрьяклап үстерү һәм системага салу өстендә эшләгән.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Әл-Гәзәли әбү-Хәмид Мөхәммәд күренекле ислам дине белгече һәм фикер иясе 1058 елда Иранның Тус шәһәрендә (әлеге кала Хөрәсән төбәгендә урнашкан) туган. Аның балачагы ятимлектә һәм михнәттә узган. Тус, Җурҗан һәм Нишапурдагы атаклы мәдрәсәләрдә белем алган.

1085 елда Коръәнне тирәнтен үзләштергән һәм аны оста итеп тәфсир кылучы буларак, аны вәзир Низам әл-Мөлек Исфаһанга китертә һәм Иранны яулап алган сәлҗүк солтаны Мәлик шаһ сараена хезмәт итәргә күндерә. Мәгълүм булганча, шул чорларда шунда ук бөек шагыйрь, математик һәм астроном Гомәр Хәйям да яши. Бу ике шәхеснең очрашуы турында риваят бар. Имеш, бервакыт Гәзәли Исфаһандагы обсерваториягә килә һәм үзеннән 10 яшькә өлкәнрәк Гомәр Хәйям белән озаклап әңгәмә кора.

Гыйлем эстәүнең әһәмиятен тирәнтен аңлаган Низам әл-Мөлек Мәлик шаһны илдә берничә урында дарелфөнүн ачарга күндерә. Мәгърифәт учаклары кодрәт иясе вәзир хөрмәтенә “Низамийя” исеме белән аталалар. 1091 елда Багдад шәһәрендәге “Низамийя”гә вәзир Ислам дине хокукын – фикъһ мөгаллиме итеп Гәзәлине җибәрә. Мәгәр аның укытучылык эшчәнлеге нибары дүрт ел гына дәвам итә. Тәхет тирәсендә вакыйгалар куера. Вәзир Низам әл-Мөлек һәм Мәлик шаһ фетнәчеләр тарафыннан явызларча үтерелә һәм сәлҗүкләр империясеннән бәрәкәт качып, ызгыш-тарткалашлар башлана. Белгечләр фаразлаганча әлеге куркыныч вакыйгалар тәэсирендә, әллә инде башка сәбәпләр беләнме галим авыруга сабыша һәм Шамнан (Багдадтан) хаҗ сәфәренә чыгып китә. Хаҗдан соң Гәзәли суфиларга кушыла. Дистә еллар буе дәрвиш булып михнәтләр, җәбер-золымнар чигеп, аларны үз җилкәсендә татып, гади халык арасында бер каладан икенчесенә күченеп йөреп гомер кичерә.

Илбашы тәхете тирәсендә, кадер-хөрмәттә көн күргән ошбу олуг галим вә фикер иясенең шушы гамәле аның биографларын бүгенгәчә гаҗәпкә калдыра. Ялан аяклы киндергә төренгән, биштәр аскан мосафир үзе кебек аркадашлары һәм мөритләре белән Сүрияне гизә, әл-Кодс (Иерусалим) һәм Искәндәрия (Александрия) калаларына сәфәр кыла. Биштәрендә кибеп беткән арыш икмәгенең кыерчыгы белән галимнең исемен гасырларда мәңгеләштергән дүрт калын кулъязма дәфтәр йөри. Ислам дине тарихында әлеге фундаменталь хезмәт “Иман турында фәннең яңадан торгызылуы” (“Воскрешение наук о вере”). Галим анда суфыйчылык тәгълимәтен вә ортодоксаль исламны килештерүгә ирешә. Һәм шуның өчен ул исән чагында вә бакыйлыкка күчкәч тә дин Исламга яңа сулыш бирүче буларак таныла. Ниһаять, фарсы тәхете тирәсендәге ыгы-зыгылар тына һәм ил белән идарә итү Мәлик шаһның улы – солтан Баркьярүк кулына күчә. Әлбәттә шаһның баш вәзире итеп Низам әл-Мөлекнең улы Фәһр әл-Мөлек билгеләнә. Нәкъ менә шушы яшь вәзир Гәзәлине эзләтеп шаһ сараена кайтара һәм аны остаз итеп университетка билгеләтә. Галим һәм философ алты ел дәвамында мәгърифәт нурын тарата. Шуннан соң туган якларына — Хорасанга үзенең туган шәһәренә кайтып хөрмәткә, суфыйларның рухи җитәкчесе – шәех дәрәҗәсенә ирешә, әмма үзенең мәктәп-мәдрәсәсен ачарга өлгерми кала — 1111 елда 53 яшендә “дарелфәнәдан дарелбакыйга күченә”. Моннан нәкъ тугыз гасыр элек яшәгән галим һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм остазның фикерләре, карашлары аның хезмәтләре еллар аша урта гасырларда ук Европага барып ирешә, бөек немец философы Гегель тарафыннан да бик югары бәяләнә.

Әл Газәли йөгерек телле, искиткеч мантыйкка ия булган, хикмәтле чагыштырулар ярдәмендә зур гомумиләштерүләргә ирешкән фикер иясе. Мәсәлән, ул кяфер каберенә еланнар оя кора дигән риваятькә ышанып, кабер ачып, анда еланнар тапмыйча аптыраучылардан каһкәһәләп көлә. Аның фикеренчә, гадәти, тышкы еланнардан котылу, аларны куып чыгару дөрес гамәл, әмма ул еланнар дәһринең күңелендә мыжлый һәм алардан һәр ике дөньяда да берничек тә котылу әмәле юк. Тәмугта да бернинди дә ут янмый, анда килүче һәркем үз утын үз күңелендә үзе алып килә, дип фараз кылган бөек дин белгече.

Сылтамалар[үзгәртү]


Чыганак[үзгәртү]