Иммобилайзер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Беренче буынлы иммобилайзерның ачкычы

Иммобилайзер (Иммобилизатор) (инг. immobiliser — «хәрәкәтсез калдыручы») — урлап китүдән электрон саклану җиһазының бер төре.

Бүгенге көндә күпчелек автомобильләргә җитештерүче иммобилайзер урнаштыра. Җиһаз үзе турыдан-туры моторның сиптергече белән тоташкан. Шуңа күрә, урлау очракларыннан автомобильне ышанычлы саклый.

Иммобилайзерны автомобиль иясе генә кабыза яки сүндерә ала. Моның өчен электрон кодлы ачкыч кирәк. Кайбер модельләрдә кодны кулдан җыярга да мөмкин. Машинаны кабызыр алдыннан автомобиль хуҗасы ачкычны билгеләнгән урынга куярга тиеш.

Сылтамалар[үзгәртү]