Импичмент

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Импичмент (инг. impeachment — гаепләү, лат. impedivi — «каршы төште,кисәтте») — югары вазифалы затларны җаваплылыкка тартуның һәм аларның җинаятьчеләрен судта карауның үзенчәлекле тәртибе булып тора, ул кайбер илләрдә, аерым алганда АКШта һәм Русиядә гамәлгә кертелгән. Импичмент вакытында җаваплылыкка тартуны һәм судка бирүне, кагыйдә буларак парламентның түбән палатасы башкара, ә эшне тикшерүне югары палата алып бара.

Безнең илдә импичментка китерүче төп сәбәп — Конституциягә каршы килүче гамәлләр. 1999 елда АКШта һәм Русиядә президент импичменты булды. Аларның икесендә дә Билл Клинтонны һәм Борис Ельцинны хакимияттән читләштерү өчен зарур булган өчтән ике өлеш депутатлар тавышы җитми калды. 1999 елның 15 маенда Русия Дәүләт думасында тавыш бирү узды. Ельцинны гаепләү буенча биш пункт чыгарылды:

  1. СССРны таркату (Беловежа килешүе)
  2. 1993 елның октябрендәге вакыйгалар
  3. Чичәнстандагы сугыш
  4. Армияне таркату
  5. Рус халкына каршы геноцид

Биш пункт буенча зарур 300 (бер генә пунктка булса да) тавыштан уртача 240-250 тавыш җыелды. АКШта да импичмент барып чыкмады.

Чыганаклар[үзгәртү]

Кравченко А.И., Певцов Е.А. Җәмгыять белеме: 9 сыйныф өчен уку ярдәмлеге./Русчадан М.А. Хәйруллин тәрҗ.-Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2005. — 223 б. рәс. б-н. ISBN 5-94113-205-0