Имәнборын

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Coccothraustes coccothraustes 1 (Marek Szczepanek).jpg

Имәнборы́н (Coccothraustes cocco­thraustes) - тау чыпчыклары семьялыгыннан сайрар кош. Европа, Азия һәм Төньяк Американың яфраклы һәм катнаш урманнарында яши. ТР территориясендә оялаучы һәм даими кышламаучы төр. Оя кору чорында Кама аръягында - гадәти, Кама алдында сирәк кош. Күбесенчә яфраклы урманнарда, бакча һәм паркларда оялый.

Гәүдәсенең озынлыгы 16-19 см, авырлыгы 50-70 г. Томшыгы юан, зур (исеме шуннан), каты җимеш орлыкларын һәм төшләрен җиңел ватып ашый. Койрыгы кыска. Ата кош алсу-җирән төстә, канатлары, койрыгы һәм томшык төбендәге табы кара төстә. Ана кош соры төстә. Оясын агачларда ясый. Кара тимгелле зәңгәрсу төстәге 4-6 йомырка сала. Агач, куак орлыклары һәм җимешләре, шулай ук бөҗәкләр, бигрәк тә коңгыз һәм аларның личинкалары беләнтуклана.

Чия бакчаларына зыян салырга мөмкин.

Чыганаклар [үзгәртү]