Инсульт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Инсу́льтбаш миенең кан әйләнешенең кискен бозылуы, ул кинәт рәвештә (берничә минут, сәгать эчендә) пәйда булган, 24 сәгать һәм аннан да озаграк саклана торган, неврологик симптоматика белән сыйфатлана һәм авыруны цереброваскуляр патология нәтиҗәсендә үлемгә җиткерә.

Инсультлар арасына баш мие инфарктын, башка кан саву һәм субарахноидаль кан савуны кертәләр.

Неврологик дефицит регрессиясе вакыты буенча үлчәп, уза торган баш мие кан әйләнешен (неврологик дефицит 24 сәгать эчендә регрессиягә дучар була, басыла) һәм кече инсультны (неврологик дефицит авыру башланып 3 атна узуга басыла башлый) аералар.

Баш миенең кан тамырлары авырулары сәбәпле үлеш саны йөрәкнең ишемия авыруыннан соң икенче урында тора. Борынгы медик Гиппократ инсультның симптомнарын теркәп куя, Гален аңны җуюдан башлап симптомнарны терки һәм авыруга ἀποπληξία (бәрү) исеме бирә.

Һәр елны, 29 октябрь көнне Бөтендөнья инсульт белән көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн дөньяның 40 илендә билгеләп үтелә. Русиядә бер ел эчендә 500 мең кеше инсульт кичерсә, аларның яртысының гомерләре өзелгән, 90%ы инвалид калган. 20% авыру исә даими тәрбияләүгә мохтаҗ.

Төрләре[үзгәртү]

Инсультның ике төре була: геморрагик һәм ишемик инсульт. Беренчесе баш миенә кан саву нәтиҗәсендә барлыкка килсә, икенчесенең сәбәбе – баш миенең кайбер өлешләренең эшчәнлеге туктау. Инсульт күп вакытта ишемик характерда була, әмма беренчесе, сирәк күзәтелсә дә, бик авыр уза. Геморрагик инсульт гипертония белән авыручыларда күзәтелә. Кан тамырлары югары басымга чыдый алмый һәм шартлый. Инсультның ишемик төре, кан басымы бик түбән булып, баш миендәге кан тамырлары тыгылгач хасил була. Инсульт озак вакыт әзерләнә, әмма «чакырылмаган кунак» кебек, кисәк кенә пәйда була.

Ул төрле авырулар нәтиҗәсендә үсеш ала. Шикәр авыруы, тазару, түбән кан басымы һ.б. Шулар арасында стресс та авыру барлыкка килүдә зур роль уйный. Начар хәбәр ишеткәндә, бик нык борчылганда, физик яктан куркыныч туганда һ.б. вакытларда кешенең мускуллары киеренке халәттә була, йөрәк тибеше ешая, баш мие эшчәнлеге активлаша. Ярый ла, моннан соң организмны ял иттерсәң. Әмма кайбер вакытта ялга бөтенләй вакыт калмый. Стрессның нәтиҗәсен бераз булса да киметү өчен, берничә киңәшне истә тотыгыз: кеше булмаган берәр җиргә барыгыз да рәхәтләнеп кычкырыгыз; нервларны яшел төс тынычландыра: урамга чыгып, яшеллеккә сокланып алыгыз; диңгез балыгы ашагыз; эштә ун минутлык кына булса да яллар оештыргалагыз һ.б.

Симптомнары[үзгәртү]

Инсультны таныр өчен, менә нишләргә кирәк:
- кешегә елмаерга кушыгыз, әмма ул моны эшли алмаячак;
- гади генә бер җөмләне кабатлатып карагыз, мәсәлән, бүген көн бик матур, дип;
- авыру ике кулын да өскә күтәреп карасын, әмма ул моны да эшли алмаячак яки ул аңа зур авырлык белән генә биреләчәк;
- авыру телен күрсәтсен, әгәр дә ул туры, тигез түгел икән, бу да инсультны Ц күрсәтеп торучы билге;
- авыруга, уч төпләрен өскә каратып, ике кулын өскә сузарга һәм күзләрен йомарга кушыгыз. Шул вакытта бер кул кырыйга һәм аска китә башласа, димәк, аңа инсульт булган.

Югарыдагы билгеләр күзәтелә калса, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Авыруның симптомнары бетсә дә, ул яңадан кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә, хастаханәгә баруны кичектерергә ярамый. Табиблар фикеренчә, инсульт кичергән кешене 3-6 сәгать эчендә шифаханәгә китереп җиткергән очракта, аның гомерен генә саклап калмыйча, аякка да бастырып була. Алдынгы технологиялђр, шул исәптән тромболизис (инсульттан соң беренче 6 сәгатьтә бик нәтиҗәле ысул) куллану нәтиҗәсендә авыруда уңай динамика күзүтелү: пациентларның хезмәткә яраклылык кире кайта, яшәү дәрәҗәсе һәм сыйфаты яхшыра.

Чыганаклар[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]