Иосиф Сталин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Иосиф Виссарионович Сталин
гөрҗ. იოსებ ბესარიონის ძე ჯუღაშვილი

Тулы исеме Иосиф Виссарионович Джугашвили
Һөнәре сәясәтче
Туу датасы 6 (18) декабрь, 1878 ел, рәсми юрама буенча 9 (21) декабрь, 1878 ел
Туу җире Гори, Тифлис губерниясе, Русия империясе
Милләте грузин
Үлем датасы 5 март, 1953 ел
Үлем җире Кунцево, Мәскәү өлкәсе, РСФСР
Әтисе Виссарион Иванович Джугашвили
Әнисе Екатерина (Кетеван) Геладзе
Хатыны Екатерина Сванидзе (19041907)
Надежда Аллилуева (19191932)
Балалары уллары: Яков һәм Василий
кызы: Светлана
тәрбиягә алынган улы: Артём Сергеев
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены

Иосиф Виссарион улы Сталин (гөрҗ. იოსებ ბესარიონის ძე ჯუღაშვილი, транслитерация Иосеб Бесарионос дзе Җуғашвили, тат.лат. İoseb Besarionos dze Cuğaşwili) (1879 — 1953) — совет сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, 1924(1929) — 1953 елларда СССБ җитәкчесе, совет диктаторы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Молотов-Репентроп килешүенә кул куюы. Рибентроп һәм Сталин Молотов аркасында

И.В. Сталин (Джугашвили) 1879 елның 21 декабрендә Тифлис губернасының Гори шәһәрчегендә итекче гаиләсендә туган, 1894 елны Гори руханилар мәктәбен тәмамлап, Тифлисның православ руханилар семинариясенә кергән һәм, марксизмны пропагандалавы аркасында, 1899 елны аннан чыгарылган. 19021913 елларда алты тапкыр кулга алына, сөргенгә сөрелә; дүрт тапкыр сөргеннән качып китә. 1903 елда большевиклар фиркасенә керә. 1917 елның мартында Турухан сөргененнән Петроградка барып кайта. Бөек Октябрь инкыйлабында актив катнашмаган, ләкин баш күтәрү карары яклаган.

Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң Милләтләр эшләренең комиссары булып җитәкләгән. Мулланур Вахитов Мөселман эшләре комиссары булып җитәкләгән, Сталин җитәкчелегендә эшләгән.

Русия ватандашлар сугышы вакытында Сталин Сарысу (Царицын) шәһәре саклавында катнашкан.

Эшчәнлек[үзгәртү]

"Үтерелгән съезд". ВКП XVII съезды 1937-1939 елларда Сталин тарафыннан бөтенләй диярлек үтерелгән иде.
Сталин, Рузвельт һәм Черчиль Тәһрән сөйләшүләрендә
ГУЛАГ әсирләре

И. Сталин дөнья тарихында бик каршылыклы шәхес. Аның хәкимлегендә Яңа Икътисадый Сәясәте бетерелгән, күп хезмәтчел авыл кешеләре бастырылган һәм үтерелгән, ГУЛАГ системасы булдырылган, 1932-1933 ачлыгы, диктаторлык режимын урнаштырылган, 1937 елда зур бастыру сәясәте үткәрелгән, сугыш алдында сәләтле хәрби башлыклары үтерелгән, төрле милләләрнең изүе булган.

Моннан тыш Сталин җитәкчелегендә зур сәнәгать нигезләнгән, атом бомбасы ясалган, Совет Дәүләтенең чикләре киңәйтелгән, Бөек Ватан сугышында (күп югалтулар белән) һәм Икенче бөтендөнья сугышында җиңү, фән үсүе (генетикадан тыш) да булган.

Сталин хәкимлегендә гаделсез милли җөмһүриятнең чикләре булдырылган, күп милләтләр (Кырым татарлары, вайнахлар, карачайлар, Идел алманнары һ.б.) бастырылган һәм сөргенгә җибәрелгән. Сталин хәкимлегендә күп гаепсез кешеләре бастырылган һәм үтерелгән булган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]