Ирек Кинҗәбулатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирек Кинҗәбулатов latin yazuında])
Ирек Кинҗәбулатов
Ирек Кинйәбулатов

Ирек Кинҗәбулатов
Тугач бирелгән исеме: Ирек Лотфи улы Кинҗәбулатов
Туу датасы: 15 июль 1938(1938-07-15)
Туу урыны: Кырмыскалы районы, Абдулла авылы
Үлем датасы: 2 июнь 2016(2016-06-02) (77 яшь)
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1970-хәзергәчә
Юнәлеш: поэзия, тәрҗемә
Жанр: шигырь, поэма
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Басу юлы» (1970)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (2008)
З. Биишева премиясе (2000)
Бүләкләр: Салават Юлаев ордены

Ирек Кинҗәбулатов (Ирек Лотфи улы Кинҗәбулатов, баш. Ирек Лотфый улы Кинйәбулатов ) – язучы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001). Салават Юлаев премиясе лауреаты (2008).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елның 15 июлендә БАССР Кырмыскалы районы Абдулла авылында туган. Иске Бабич урта мәктәбен (1957), Уфада дәүләт университетын (1966) тәмамлый. 3 ел Кара диңгез флотында(1957-1960) хезмәт итә. Университетны бетергәч, «Совет Башкортстаны» газетасында эшли: Урал арты районнарында махсус хәбәрче була, республика матбугатында: «Һәнәк», «Агыйдел» журналларында (1980 елдан) әдәби хезмәткәр, Уфада китап нәшриятында, язучылар берлегендә (1987-1998) эшли.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. Кинҗәбулатов – лирик шагыйрь. Беренче китабы – «Басу юлы» (1970). «Сыерчыклар бала очыра» (1973), «Сөю иртәсе» (1988), «Мин-башкорт» (1993), «Аргамакта» (1998), «Хәерле иртә» (2004), «Тормыш китабы» (2013) шигырь китапларында тирән лиризм сизелә. Салават Юлаев, Габдулла Тукай, Мифтахетдин Акмулла, Шәехзадә Бабичка атап язган әсәрләре бар.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)

2016 елның 2 июнь көнне 78нче яшендә мәрхүм.[3]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]