Ирек Сабиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ирек Сабиров

Тулы исеме Ирек Нәгыйм улы Сабиров
Һөнәре шагыйрь
Туу датасы 14 апрель 1950(1950-04-14) (62 яшь)
Туу җире Татарстан, Биектау районы, Мәмдәл авылы
Милләте татар

Ирек Сабиров — татар шагыйре.

[үзгәртү] Биография

Ирек Нәгыйм улы Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстанның хәзерге Биектау районы Мәмдәл авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт химия-технология институтына керә. Институтны тәмамлаганнан соң, 1973 елда Чиләбе өлкәсендәге «Сигнал» заводына эшкә җибәрелә. 25 ел буена заводта эшли, баш инженерга кадәр үсә. 1998 елда үзе эшләгән завод урнашкан Еманжелинск шәһәре башлыгы урынбасары булып китә. Татарстан һәм Россия Язучылар берлекләренең, Россия журналистлар берлегенең әгъзасы. Татар һәм рус телләрендә 9 шигъри җыентык авторы. Татарстанның Атказанган мәдәният эшлеклесе (2008), Еманжелинск шәһәренең мактаулы гражданы (2010).

[үзгәртү] Чыганаклар


Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар