Ирена Сендлер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирена Сендлер latin yazuında])
Ирена Сендлерова
Туган телдә исем Ирена Сендлерова
Туган 15 февраль 1910(1910-02-15)
Отвоцк, Поляк патшалыгы, Рус Империясе
Үлгән 13 май 2008(2008-05-13) (98 яшь)
Варшава, Польша
Күмү урыны Повонзки зираты[d]
Милләт поляк хатыны
Ватандашлыгы  Польша
Әлма-матер Варшау үнивирситите[d]
Һөнәре Социаль эшче, Икенче бөтендөнья сугышы каhарманы
Сәяси фирка ПБЭФ[d] һәм Пүлшә социалистик фиркасе[d]
Балалар Янка, Адам
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Елмаю ордены, Ак Каракош ордены

 Ирена Сендлерова Викиҗыентыкта

Ирена Станислава Сендлер (пол. Irena Stanisława Sendlerowa, кияүгә кадәр Кржижановска (пол. Krzyżanowska); 1910 елның 15 феврале, Отвоцк — 2008 елның 12 мае, Варшава) — поляк каhарманы. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында 2500 яһүд баласын коткаруы белән танылган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бала чагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирена 1910 елның 15 февралендә поляк табибы гаиләсендә туа. Ата-анасы аны балачактан ук «милләттән hәм расадан бәйсез, кешеләр яхшыларга hәм яманнарга бүленә» хакыйкатенә өйрәткәннәр. Атасы, Станислав Кржижановски, «Әгәр суда баткан кешене күрсәң — йөзә белмәсәң дә ярдәм ит!» дип әйткән. Бу сүзләрне Ирена бөтен тормышына истә калдырган.

Атасы бар кешеләрне - яһүдләрне, полякларны h.б. дәвалаган. Иренага 7 яшь булганда, Станислав башка табиб дәваларга риза булмаган пациенттан тиф алып, 1917 елның февралендә үлә. Алар анасы (Янина Кржижановски) белән Варшавага китәләр. Станиславка игелекле булып, яһүд җәмгыяте җитәкчеләре анасына Иренананың укуын тулысынча түләргә тәкъдим итәләр. Бу хәл Иренага нык итеп тәэсир итә.

Студент еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирена университетта укыган чакта анда яһүдләр өчен махсус эскәмияләр булган. Алар бүлмәләрнең иң азагында урнашкан (гетто лавкове - эскәмия геттосы (гетто эскәмиясе)). Моңа каршылык белдереп, Ирена hәм аның фикердәшләре, яhүд булмыйча, ул урынарга утырганнар. Иренаның дус кызы яһүд иде. Беркөнне аны сукканнар. Шуңа күрә Ирена студент билетында алдагы урыннарда утырырга рөхсәт иткән мөһерне сызган. Моның өчен Иренаны өч елга университеттан куып чыгаралар.

1931 елда Ирена Варшава университетының классик филология кафедрасы хезмәткәре Мечислав Сендлеровка кияүгә чыга. Әмма соңрак никах таркалачак, hәм Ирена Стефан Згрембскигә кияүгә чыгачак. Стефаннан ул ике баласын: кызларын Янканы hәм улларын Адамны тудырачак.

Алман оккупациясе чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирена Сендлер 1942 елда

Польшаны алман гаскәрләре басып алганда Ирена (аңа 30 яшь булган) Варшавада яши (моңа кадәр ул Отвоцк hәм Тарчин шәhәрләренең социаль яклау бүлекләрендә эшләгән). 1939 елда (оккупациянең беренче елында) Ирена ярдәмчеләре белән яһүдләргә ярдәм итүен башлый. Яһүд гаиләләре өчен алар 3000 ялган документ ясыйлар. Шуннан алар «Зегота» дигән легаль булмаган оешмага кушылалар. Яhүдләргә ярдәм итү бик хәвефле булган, әмма энтузиастларны бу хәл туктатмаган.

1942 елда «Зегота» Иренага уйлап тапкан Иоланта исеме белән аларның балалар бүлеген җитәкләргә тәкъдим итә. Социаль яклау хезмәткәре буларак Ирена Варшава геттосына керә алган (шуның өчен аның махсус таныклыгы булган). Геттога кереп, яhүдләргә лояльлеген белдерү максатыннан Давыд йолдызы белән повязка кия.

Ирена hәм аның ярдәмчеләре геттодан балаларны алып чыккан. Бәләкәй балаларны чемоданнарда, коробкаларда, инструментлар өчен тартмаларда, олырак балаларны исә брезент астында качырып, аларны тиз ярдәм машинасында алып киткәннәр.

Машинада эт утырган. Аның өрүе балалар елавын тавышлырак иде, шуңа күрә балаларны ишетмәгәннәр. Беренче версия буенча, этне геттога кереп hәм геттодан чыгып өрергә өйрәткәннәр. Икенче версия буенча, эт шофер кабинасында утырган, hәм керү-чыгу вакытларында шофер аның койрыгына баскан.

Балаларны төп тапшыру пункты булып шәhәр хөкем бинасы кулланылган. Балаларны рөхсәт биргән гаиләләргә, монастырьларга hәм балалар йортларына җибәргәннәр. Балаларны коткарып, Ирена исемнәрен, кая җибәргәннәрен язган hәм банкага куйган. Ул банканы Ирена алмагач артында качырган.

Барлыгы Ирена 2500ләп баланы коткара. Әмма 1943 елда аноним донос буенча ул кулга алына. Төрмәдә ул газаплагана, аның куллары һәм аяклары сындырыла. Иренаны атып үтерү әмере бирелсә дә, сакчыларга акча бирү нәтиҗәсендә, Ирена иреккә кача ала. Рәсми рәвештә ул үтерелгән дип санала. Шуннан ул яңа исем астында үз эшен дәвам иткән.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирена үз банкасын казып таба hәм балаларның әти-әниләрен эзли башлый. Әмма ата-аналарның күпчелеге инде вафат була.

Польшада коммунистик режим көчәйгәч, Иренаны янә кулга алалар. Авыр шартларда Иренаның вакытыннан алда баласы туа һәм үлә.

Сәяси ризасызлыгы өчен Ирена озак вакыт Израильгә бара алмый. Ирена Израильгә Польшада коммунистик режим төшкәч кенә бара.

Соңгы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирена Сендлер 2005 елда

Соңгы елларын Ирена Варшава үзәгендәге фатирда уздыра.

Иренаның танылуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лиз Камберс, Меган Стюарт, Сабрина Кунс һәм Джанис Андервуд исемле 4 Канзас кызы тырышлыгы белән Иренаның батырлыгын мәгълүм була. Бу кызлар мәктәптәге «Тарих көне» проекты өчен тема эзләгәндә, җитәкләре Норман Конрад биргән «Башка Шиндлер» («US news and world report», 1994) дип аталган Ирена Сендлер турында мәкаләне укыйлар, Ирена Сендлер турында кызыксына башлыйлар. Аның каберен эзләүгә керешәләр һәм аның әле исәнлеген беләләр. Кызлар Ирена белән 4 тапкыр очрашканнар. Соңгы очрашу Ирена үлеменә кадәр 9 көн калганда, 3 май көнне була.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елда Польша президенты һәм Израиль премьер-министры Ирена Сендлер кандидатурасын Нобель премиясенә тәкъдим итәләр, ләкин ул премия аңа түгел ә АКШ вице-президенты Альберт Горга бирелә. Альберт Гор премияне әйләнә-тирәдәге мохитне саклау һәм климатны өйрәнү буенча эш башкарган өчен ала. Соңыннан аның эше күп тапкыр тәнкыйть кичерә. Мәсәлән, ул әйләнә-тирәдәге мохитне саклау темалы лекцияне дистәләгән шәһәрдә укый. Масса-күләм мәгълүмат чараларына үтеп кергән мәгълүмат буенча лекциянең 1 сәгате 100 000 долларга кадәр торган[2], 2009 елда аның эшләре фальсификацияләүдә гаепләнә[3][4], ураганнар өлкәсендәге эксперт Уильям Грей Альберт Гор теориясен көлке дип бәяли[5].

Сәнгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009 елның апрелендә АКШ телеэкраннарына 2008 елның көзендә Латвиядә төшерелгән «Ирена Сендлерның батыр йөрәге» дигән фильм дөнья күрә. Ирена ролен Анна Пакуин башкара. Бу фильм Анна Мисковскаяның «Холокост балалары анасы» китабы буенча төшерелә.

Ирландия композиторы Лонерган hәм аның төркеме Ирена Сандлер өчен Irena[6] җырын язганнар.

Өземтәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Ирена Сендлер — рухи абруй, ә аның тормышы hәм карашлары — «тавышсыз» тын каhарманлык.
Архиепископ Юзеф Жицинскалы
»


« Ул бөтен дөньяда яшәүче кешеләргә үрнәк иде.
Михаэль Шудрих, Польшаның баш раввины
»


« Йөрәге дин йортларының дин йорты иде. Ул, әлбәттә, Ходайдан сорар: «Аллаһым, теге коточкыч вакытларда син кайда идең?» Һәм Ул җавап бирер: «Мин синең йөрәгеңдә идем.»
Шевах Вэйс, Польшада Израиль илчесе
»

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Ирена Сендлер темасы буенча бит бар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]