Иса Капаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иса Капаев latin yazuında])
Иса Суюн улы Капаев
Туган 16 июнь 1949(1949-06-16) (74 яшь)
Иркен Йорт, Чиркәс АО, СССР
Һөнәре язучы

Иса Суюн улы Капаев  — нугай язучысы һәм шагыйре. Карачай-Чиркәсиянең халык язучысы.

Суюн Капаев 1949 елның 16 июнендә Карачай-Чиркәсиянең Нугай районы Иркен Йорт авылында туган. Язучы Капаев Суюнның улы.

Капаев Ростов инженер-төзелеш институтын һәм Мәскәүдә Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. «Ленин йолы» гәҗитендә эшли.

Капаев иҗаты 1968 елдан бастырыла башлый.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елда Капаевның беренче хикәясе басыла. 1970 еллар башында «Дон», «Халыклар дуслыгы», «Байрак», «Яшьлек» исемле әдәби журналларда басыла. 1975 елда аерым басма булып Капаевның «Куржын» исемле беренче китабы чыга.

1970 еллар ахырында - 1980 еллар башында аның «Сынтаслы турында әкиятләр», «Сәлам, Михаил Андреевич!», «Гармонист» һәм «Вокзал» романы басылып чыга. Язучы иҗатында «Чагылдыру китабы» (1989, 1991) аерым урын алып тора.

1990 еллар башында Капаев актив рәвештә публицистика белән шөгыльләнә башлый. Ул "Кыпчак ае" журналының баш мөхәррире була.

2000 елда Капаевның "Йөзеп баручы күләгәләр" исемле китабы чыга.

Капаев әсәрләре болгар, казакъ, каракалпак, поляк һәм рус телләренә тәрҗемә ителгән[1].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хатыны - Кельдихан Кумратова (1944-2003) - «Карачай-Чиркәсия Республикасының халык шагыйре» дигән югары исемгә лаек булган профессиональ нугай әдәбиятчыларының берсе[2].
  • Өч бала.
  • Әтисе - Суюн Имамали улы Капаев (1927-2001), нугай язучысы һәм шагыйре, Карачай-Чиркәсиянең халык язучысы, Дагстанның атказанган мәдәният хезмәткәре[3].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Литературы народов России: XX в.: Словарь / Под ред. Н. С. Надъярных. — М.: Наука, 2005. — С. 216. — 365 с. — 1100 экз. — ISBN 5-02-010208-3.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рус Википедиясе.
  1. https://knigogid.ru/authors/139603-yu-a-iliada
  2. https://almanac.ekimovka.ru/index.php?year=1964&no=4&task=articles&author=244
  3. https://www.livelib.ru/author/337679-isa-kapaev