Иске Баграж

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Баграж latin yazuında])
Иске Баграж
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Әлмәт районы
Координатлар 54°53'25.8"тн, 51°37'22.8"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 938 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423415
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Старый Багряж-Елхово

Иске Баграж, ш.ук. ЕлховойТатарстан Республикасының Әлмәт районындагы татар авылы.

17-18 йөзләр арасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Елховый Ключ, Елхово, Мәхмүт, Елхово Озеро, Баграж исемнәре белән дә билгеле. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлекчелек, умартачылык, балта эше белән шөгыльләнә. 1841 дә Иске Багражда мәчет, тимерчелек, су тегермәне эшли. 20 йөз башында вулыс идарәсе урнаша. 2 мәчет, 2 мәдрәсә, тимерчелек, 2 ашлык саклау-сату кибете, 6 мануфактура һәм 6 бакалея кибете була; чәршәмбе саен базар эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2698,6 дисәтинә тәшкил итә. 1918 гә кадәр - Уфа губернасының Минзәлә өязе Ерсубай вулысы үзәге, 1918 дән Иске Баграж вулысында. 1920 дән ТАССРның - Минзәлә, 1922 дән - Чаллы, 1924 тән Чистай кантоннарында. 1930 ның 10 августыннан - Беренче Май, 1963 нең 1 февраленнән Әлмәт районында.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.8 °C 13.9 °C 19 °C 20.7 °C 18.2 °C 12.6 °C 4.6 °C -4.6 °C -10.2 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]