Исмәгыйль Гаспринский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Исмәгыйль Гаспралы
Исмәгыйль Гаспралы
Исмәгыйль Гаспралы
Тулы исеме Исмәгыйль Гаспралы
Һөнәре сәясәтче, нәшир, мәгърифәтче, җәмагать эшлеклесе
Туу датасы 21 март 1851(1851-03-21)
Туу җире Олы Сала, Кырым
Милләте Кырым татары
Үлем датасы 24 сентябрь 1914(1914-09-24) (63 яшь)

Исмагыйль Мостафа улы Гаспринский (Гаспралы) (кыр.-тат. İsmail Mustafa oğlu Gasprinskiy (Gaspıralı); 8 (21) март, 1851 — 11 (24) сентябрь 1914) — интеллектуал, мәгърифәтче, нәшир, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, әдип.

Биография[үзгәртү]

Бакчасарайда Гаспринский һәйкәле

Исмәгыйль Гаспринский 1851 елның 8 мартында Кырымдагы Улу Сала авылында (бүгенге исеме Синапное) патша прапорщигы Мостафа Гаспринский (Гаспралы) белән Фатыйма-Солтан Тимер-Гази-кызы(Кантакузова) гаиләсендә туа. Бабасы Гаспра авылында туганы өчен үзенә Гаспринский фамилиясен алган. Башлангыч белемне Бакчасарайда мәдрәсәдә ала, Aкмәчеттә рус гимназиясендә укый. Атасының зур тырышлыгы нәтиҗәсендә, Мәскәүнең хәрби гимназиясенә укырга керә. Биредә ул нәшир Михаил Катковның улы белән дуслаша, еш кына аларның өендә була. Исмәгыйль рус мәдәниятен өйрәнә, Катковның славянофил карашлары белән таныша. Әмма ул бу уй-фикерләрне “киресенчә” кабул итә: төркиләрне берләштерү нияте белән яши башлый. 1868-1871 елларда ул Бакчасарайдагы “Зынҗырлы” мәдрәсәсендә укыта. 1871-1873 елларда Парижда яши, рус язучысы И.С.Тургеневның сәркатибе була. 1873-1875 елларда Истанбулда яши. И.Гаспринский Европа һәм Төркиядәге конституцион идеяләр, иҗтимагый тормыш белән таныша, үз милләтен дә көнбатыш цивилизациясенә якынайту теләге яңадан көчәя төшә. И.Гаспринский Кырымга кайта, 1878-1883 елларда Бакчасарай шәһәренең башлыгы булып эшли. И.Гаспринский бөтен төрки дөньясына мәшһүр мәгърифәтче булып таныла. Ул татар-төрки мәктәпләре өчен дәреслекләр яза, уку-укыту программалары төзи. Аның бу программасы “Ысулы җәдит” дип атала һәм бераздан җәдитчелек хәрәкәте бөтен төрки-татар дөньясына тарала. Җәдит мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләрендә дини һәм дөньяви фәннәр бергә укытыла. Бер үк вакытта Гаспралы китап нәшер итү белән дә шөгыльләнә. Гаспралы эшчәнлегенең йөзек кашы, әлбәттә, ул чыгарган “Тәрҗеман” газетасы (1883-1918). Бу газета бөтен дөньядагы төрки халыклар арасында күп тарала һәм аларның мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыруда зур роль уйный. Гаспралы – мөселман “Иттифак” партиясенең Бөтенроссия съездын оештыручыларның берсе. Аның Русия мөселманнары турында язган китаплары да бар.1887 елда И.Гаспралының беренче әдәби әсәре - «Франкистан мәктүпләре» романы басыла. «Франкистан мәктүпләре», «Дар-әл-Рәхәт мөселманнары», «Африка мәктүпләре», «Хатыннар өлкәсе» әсәрләрен берләштергән «Мулла-Габбас» роман-эпопеясы бар. 1905 елда «Көн туды» романы басыла. 1910 елда,сәяси-иҗтимагый эшчәнлеген һәм мәдәният, мәгърифәт өлкәсендәге хезмәтләрен югары бәяләп, "Revue du monde musulman" («Мөселман дөньясына күзәтү ») журналы (Франция) И.Гаспралыны Нобель премиясенә тәкъдим итә.


И. Гаспралы 1914 елның 11(24) сентябрендә вафат була.