Исмәгыйль Рәмиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Исмәгыйль Рәмиев
Тулы исеме Исмәгыйль Габдулла улы Рәмиев
Һөнәре галим-археограф
Туу датасы 1 гыйнвар 1895(1895-01-01)
Туу җире Уфа губернасы Эстәрлетамак
Ватандашлыгы СССР
Милләте татар
Үлем датасы 28 декабрь 1969(1969-12-28) (74 яшь)
Үлем җире Казан

Исмәгыйль Габдулла улы Рәмиев (1895-1969) – күренекле галим-китапчы, матбугат белгече һәм библиограф.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Исмәгыйль Рәмиев Уфа губернасының Эстәрлетамак шәһәрендә туа.

Сугышка алына. 1917 елның декабрь башларында Ырынбурда башкортларның 1нче Корылтае уза. Зур җыенга татарлардан вәкил итеп чакырылган Галимҗан Ибраһимов үзенә ярдәмче-адьютант итеп Уфа гарнизонында хәрби писарь итеп хезмәт иткән Исмәгыйль Рәмиевне чакыра.[1]

Әдәбият һәм сәнгатькә мәхәббәт аны Казанга алып килә. Ул татар мәдәниятенең алдынгы вәкилләре(Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Кариев һ.б.) белән якыннан таныша, журналистлык эшен башлый. Ул – 1926 елда Казанда басылган "Вакытлы татар мәтбугаты. 1905-1925" исемле китап авторы. Бу уникаль хезмәтендә әдип 1905- 1925 елларда чыккан татар телендәге ике йөз иллегә якын гәҗит-журналларга күзәтү ясый.

1931 елның 2 гыйнварында Дин өчен көрәш — социализм өчен көрәш брошюрасын дөньяга чыгарган өчен кулга алына. ҖКың 58-10 мәкаләсе буенча шартлы рәвештә хөкем ителә.

60нчы еллар ахырына язучы "Әдәби сүзлек" дигән хезмәтен төгәлли. Бу хезмәттә революциягә кадәрге татар әдәбияты, вакытлы мәтбугат, нәшрият, китапчылык эше, фольклор, милли театр, музыка, нәкыш сәнгате тарихына бәйле мөһим фактлар, вакыйгалар, аерым шәхесләр турында кыскача мәгүлүматлар язылган. Шулай ук анда мәдәниятыбыз тарихында зур роль уйнаган мәдрәсәләр, дин эшлеклеләре турында да мәгълүмат бар.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Л. Хәмидуллин Офыктагы рәшәләр. Казан: ТКН, 1990. 119 б.