Испания

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Испания корольлеге
Reino de España
Испания
Байрак Илтамга
Испания байрагы Испания гербы
Шигарь: "Plus Ultra (лат. "чикләрне узып")"
Ил көе: «Marcha Real»
Испания урнашуы
Нигезләнгән 1492
Идарә итү формасы Конституцион монархия
Рәсми тел испан теле
Башкала Мадрид
Эре шәһәрләр Барселона, Валенсия
король Хуан Карлос I
Дәүләт вәкиле Хосе Луис Родригес Сапатеро
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

504 782 км²
1,04%
Халык саны
– Барлыгы
– Тыгызлык

40 847 371 кеше
79,7 кеше/км²
Акча Евро
Тулаем эчке продукт $1,622 трлн.
ТЭП кеше башына $35 557
Вакыт UTC +1, җәйлеген +2
Пәрәвәз домены .es
Телефон коды +34


Испа́ния, рәсми исем – Испа́ния Патшалыгы (исп. һәм галис. Reino de España, кат. Regne d'Espanya, баскча Espainiako Erresuma)Көньяк Аурупаның көнбатышында урнашкан зур булмаган дәүләт. Пиреней ярымутравының зур өлешен алып тора. Илнең исеме «и-шпаним» – «куяннар яры» сүзеннән килеп чыга.

Көнбатышта Португалия, көньякта Бөекбритания биләмәсе – Гибралтар, төньякта Франция, Андорра белән, һәм Африкадагы Сеута һәм Мелилья биләмәләре Марокко белән чиктәш.

Испания ярлары Атлантик океан һәм Урта диңгез белән юыла.

Аурупа берлегенә һәм НАТОга керә.

Испания тарихы[үзгәртү]

500нче елларда Вестготлар Патшалыгы

Бу территориядә беренче кешеләр б. э. кадәр 35 мең еллар элек барлыкка киләләр. Берничә мәдәният бер-берсен алмаштыралар. Б. э. кадәр 1200 еллар элек монда финикиялелеә киләләр. Алар анда Гадес (хәзерге Кадис шәһәре) колониясен төзиләр. Финикиялеләр һәм греклар мондагы ибер дип аталучы, югары мәдәниятлы, ләкин кечкенә кабиләләр турында мәгълүмат калдыралар. Б.э. кадәр 5-3нче гасырларда монда кельтлар киләләр, һәм иберлар белән кушылып кельтибер кабиләләрен барлыкка китерәләр. Пун сугышларыннан соң бу территорияне римлылар басып ала башлыйлар, һәм Август идарә иткән вакытка буйсындыралар.

2нче гасырдан соң ярымутрауда нәсари дине тарала башлый. 5нче гасырның икенче яртысыннан соң вестготлар басып керә һәм алар үзләренең корольлекләрен төзиләр. 711718нче елларда гарәбләр бу җирләрне тулысынча диярлек басып алалар, һәм Хәлифлек эченә кертәләр. Тиздән Хәлифлек таркала, Кордовада Омейяд династиясе идарәсе саклана, 10нчы гасырда ил чәчәк ату чорына җитә. Кастилия, Арагон, Леон- христиан короллекләре бу илгә каршы бертуктаусыз сугышлар алып баралар(Реконсиста). 1492нче елда Арагон һәм Кастилия берләшеп маврларның соңгы дәүләте – Гранада әмирлеген алалар. Шул ук чорда Испания Яңа Дөньяга кораблар җибәрә, һәм зур колонияләрне басып ала. Аурупада Карл V Габсбург (1516-56) идарә иткән вакытта Испания Изге Рим империясенең үзәге һәм зур католик дәүләт була. Испания флоты( "җиңелмәс армада") җимерелүе, Англия белән сугышта җиңелү, Нидерланд провинөияләрен югалту Испаниянең Аурупага тәэсирен бетерә. Филипп III җитәкчелеге вакытында Испаниянең куәте кимүе башлана, моңа инквизиөиянеҗ тәэсире зур була. 18нче гасырда илнең өчке тотрыксызлыгы башлана: Габсбургларны Бурбоннар алмаштыра, 19нчы гасырда 5 тәмамланмаган инкыйлаб була:180814, 182023, 183443, 185456 и 186874нче елларда. Бөтен инкыйлаблардан соң Конституцияле монархия кала. 1923нче елдан 1930нчы елга кадәр Испаниядә Мигель Примо де Ривера диктатурасы урнаша. 1931нче елдагы сайлаулардан соң илдә җөмһүрият иглан ителә. Уң хакимият идарәсенең "ике кара елы"ннан соң сайлауларда сул Халык фронты җиңә, һәм халык ике өлешкә аерыла: Халык фронты һәм Мароккодагы җөмһүрияткә каршы чыккан генерал Франко яклылар. Франко националистларына чиркәү, монархиячеләр, испан фашистлары таяныч булып торалар. 19361939нчы еллардагы гражданнар сугышында 600 мең кеше вафат була, шуларның 400 меңе Франконың сәяси терроры корбаннары. 19391975 елларда Франко диктатурасы вакытында, хакимият зур җир биләүче булган католик чиркәвендә була. 1975нче елда Франко үлеменнән соң илдә Хуан Карлос I җитәкчелегендәге парламент монархиясе урнаша. 1978нче елның 12 декабрендә яңа демократик Конституция кабул ителә. 1981нче елдагы хәрби путчтан соң 1982нче елдагы парламент сайлауларында социалистлар җиңәләр, Фелипе Гонсалес 1996нчы елга кадәр премьер-министр була. 1982нче елда Испания НАТОга, 1986нчы елда АБгә керә. Испаниянең башка Аурупа илләре белән якынаюы, илнең абруен күтәрә.

География[үзгәртү]

Caldera de Taburiente La Palma.jpg

Испания Пиреней ярымутрауының зур өлешен, урта диңгездәге Балеар утрауларын, Атлантик океандагы Канар утрауларын алыптора.

Шулай ук төньяк Африкада Испаниянең 5 суверен территориясе бар.

Испаниянең климаты бик үзенчәлекле: әгәр илнең төньяк-көнбатышы Аурупаның иң явым-төшемле урыннарының берсе булса, көньяк өлештә африка чүлләренә ошаган урыннаны күрү мөмкин.

Испанияне Швейцариядән соң Аурупаның иң таулы өлкәсе итеп саныйлар. Таулар һәм таулыклар илнең 90%ын алып торалар. Аурупадагы иң биек Месета(испанча өстәл) яссы таулыгы илнең яртысын диярлек алып тора, аның уртача биеклеге 660 метр. Месетада җәй бик кызу һәм коры, ә кыш салкын.

Илнең иң зур Пиреней таулар системасы көнбатыштан көнчыгышка таба 450 кмга сузылучы берничә параллель сырттан тора. Ането түбәсе(3404 м) Пиренейның иң биек ноктасы.

Пиреней ярымутрауының бөтен көньяк-көнчыгышын тау массивларыннан һәм сыртлардан торучы Кордильера-Бетика алып тора. Сьерра Невада сырты биеклеге альплардан гына калыша. Мондагы Муласен тауының биеклеге 3478 м.

Түбәнлекләр, үзәннәр илнең 10% ын гына алып торалар. Иң зур тигезлек -Андалус тигезлеге. Аның буенча Гвадалквивир елгасы ага. Илнең көньяк-көнчыгышында Эбро елгасы үзәнендә Арагон тигезлеге урнашкан. Урта диңгез ярлары буенчаа тар тигезлекләр сузыла.

Сәясәт[үзгәртү]

Хуан Карлос I

ИспанияКонституцияле монархия. Ил башлыгы – патша. Хәзерге вакытта ул – Хуан Карлос I. Парламент исеме – Генераль кортеслар, парламент ике палатадан тора – депутатлар конгресы һәм сенат. Сенатта 259 кеше (бөтен сенаторлар 4 елга сайлана), ә Депутатлар конгресында 350 кеше (4 ел). Хөкүмәтнең башлыгы – премьер-министр.

Сәяси партияләр[үзгәртү]

Испаниядә барлыгы 500дән артык сәяси партия һәм җәмгыяви хәрәкәтләр теркәлгән.

Иң зур партияләр:

  • Испания халык партиясе,
  • Испания Социалистик Эшчеләр Партиясе,
  • Коммунистик партия,
  • Регионалистлар.

2008нче елның 9 мартында Испания парламентына сайлаулар узды. Сайлауда Испания Социалистик Эшчеләр Партиясе җиңде (168 урын), аларның төп көндәшләре Халык партиясе 154 урын алды. Сайлауларда халыкның 75%-ты катнашты.

Икътисад[үзгәртү]

Испания икътисады үсеш дәрәҗәсе буенча Аурупа Берлеге илләре арасында Финляндия, Алмания, Нидерландлар кебек алга киткән илләрдән ярыйсы калышып, ләкин Португалия, Греция кебек дәүләтләрдән алда торып, урта урыннарны алып тора.

Испания ТМП үсеше буенча Аурупада абсолют лидер. Туризм һәм төзелеш икътисад үсешенә йогынты ясаучы төп тармаклар. Авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате алай ук алга китмәгән, ләкин монда да Испания АБ буенча күршеләреннән алда тора.

Чит ил инвестицияләренең килүе, евро бәясе арту, ипотеканың юн булуы төзелеш үсешен арттыра. АБның әгъзалары арасында тигезләндерү сәясәте алып баруына карамастан, Испаниядә бәяләр бик арзан. Испан гаиләсенең уртача кереме бик югары булмау сәбәпле, хакимият субсидияләр йәм льготалар ярдәмендә көнкүреш товарларына бәя артмауны кулда тота.

Административ бүленеш[үзгәртү]

Испания 17 автоном өлкәгә караган 50 провинциядән тора. Шулай ук Африкадагы ике автоном шәһәр бар: Сеута һәм Мелилья.

Испаниянең административ бүленеше

Халык[үзгәртү]

Испания халкының үсүе:

Ел Халык саны
1900 18,6 млн кеше
1932 24,1 млн кеше
1959 29,9 млн кеше
1977 36,3 млн кеше
1996 39,6 млн кеше
2004 40,28 млн кеше
2006 45,13 млн кеше
2008 46,06 млн кеше

Шәһәрләрдә халыкның 76 %-ты яши. Халык тыгызлыгы – 79,7 кеше/км².

Төп дин – католиклар (95 %). Моңа карамастан, 2005нче елдан башлап берҗенесле никахлар рәхсәт ителгән.

Испаниядән тыш дөньяда 2,7 млн испанияле яши.

Мәдәният[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]