Истророман теле
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Истророман теле | |
|---|---|
| Илләр: | |
| Төбәкләр: | Истрия |
| Дәрәҗә: | юкка чыгучы тел |
| Тел гаиләсе: | Һинд-Аурупа телләре |
| Рәсми халәт | |
| Күзәтүдә тора: | — |
| Тел кодлары | |
| ISO 639-1 | — |
| ISO 639-2 | roa |
| Проект:Телләр | |
Истророман теле яки истриот теле (үзатамасы bumbaro яки rovignese) — һинд-аурупа телләренең роман төркеменә кергән тел. Сөйләшүчеләр саны нибары 1—2 мең кешене тәшкил итә, тел юкка чыгучылар рәтендә тора.
XX гасыр уртасында әлеге телдә сөйләшүчеләр 6 торак пунктта яшәсә, хәзерге вакытта истророман телендә аңлаша алганнар фәкать Ровина һәм Водняна шәһәрләрендә яши.
Тел ике сөйләшкә аерыла — ровин һәм диньян сөйләшләренә. Пула, Пиран һәм Фажана сөйләшләре хәзерге вакытта юкка чыкканнар.