Исхак Ислямов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исхак Ислямов latin yazuında])
Исхак Ибраһим улы Ислямов
Туу датасы 27 июнь 1865(1865-06-27)
Туу урыны Кронштадт
Үлем датасы 3 июнь 1929(1929-06-03) (63 яшь)
Үлем урыны Истанбул
Гаскәр төре хәрби-диңгез флот
Дәрәҗә һидрографлар корпусы генерал-майоры
Бүләкләр һәм премияләр
Изге Александр Невский ордены
Изге Александр Невский ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Анна ордены
IV дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
 Истигъфада 1917 елдан

Исхак Ибраһим улы Ислямов (рус. Исха́к Ибраги́мович Исля́мов, 27 июнь 1865(18650627)3 июнь 1929) — Россия империясенең флот офицеры, һидрограф, Арктика тикшеренүчесе. 1914 елда Франц-Иосиф җире архипелагын Россия территориясе дип игълан иткән һәм аның өстендә Россия байрагын күтәргән.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исхак Ислямов 1865 елның 27 июнендә Кронштадт шәһәрендә диңгез унтер-офицеры гаиләсендә туган. Әтисе, Ибраһим Ислямов, тумышы белән Казан өязе Айбаш авылыннан (хәзерге Биектау районы, Татарстан). 1881—1883 елларда Диңгез идәрәчелегенең Техника укуханәсендә белем алган. 1887—1890 елларда экспедиция составында җир шары тирәли сәяхәт кылган.

1894 елда Ислямов Николай диңгез акдемиясенең һидрографик бүлекчәсен тәмамлый һәм моннан соң һидорграф буларак диңгез экпедицияләрендә катнашкан. 1899 елда беренче тапкыр Артикага (Шпицбергенгә) йөзә.

Рус-япон сугышы вакытында Ислямов — «Севастополь» броньлы көймәсендә флагман штурманы. Сугышта күрсәткән батырлыклар өчен орденнар белән бүләкләнгән.

1910 — 1911 елларда Ислямов Амур елгасында «Вихрь» һәм «Шквал» канонер көймәләре белән җитәкчелек иткән. 1912 елда 1-нче ранглы капитан дәрәҗәсе бирелә. Хабарау елга базасы башлыгы вазифасын биләгән.

1914 елда диңгез идарәчелеге тарафыннан хәбәрсез югалткан Г. Л. Брусилов, Г. Я. Седов һәм В. А. Русанов экспедицияләрне эзләүгә юнәлдергән коткару экспедициясе башлыгы итеп тәгаенләнә. 16 (29) август көнне экспедиция Нортбрук утравының Флора борынына кадәр барып җитте һәм шул көнне Ислямов Франц-Иосиф җиренддә Россия байрагын беркетеп куйды һәм Россия территориясе дип игълан иткән.

1915 елда Һелсингфорс рейдында чыгу юлын тирәнәйтү буенча эшләрен үткәргән. 1917 елда ул һидрографлар корпусы генерал-майоры дәрәҗәсе белән хәрби хезмәттән истигъфага чыккан. 1917 елда Һелсингфорс Мөселман гаскәр, диңгез флоты вә эшчеләр башкарма комитәсенең әгъзасы итеп сайланган.

Ватандашлар сугышында Аклар хәрәкәте ягында катнашкан, Әдис хәрби портында хезмәт иткән. 1919 елның азагыннан — мөһәҗирлектә, Истанбул диңгез укуханәсендә укыткан, рус телендә татар тамырлары сүзлеген төзгән.

1929 елның 3 июньдә инфаркттан үлгән.

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — губерна сәркатибе кызы Вера Александр кызы Панаш. Уллары Яков (1897 елда туган) һәм Илья (1899 елда туган).

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]