Италия
|
|||||
| Италия милли гимны (тыңларга ) | |||||
| Рәсми тел | Итальян | ||||
| Башкала | Рим | ||||
| Зур шәһәрләр | Рим, Милан, Неаполь, Турин | ||||
| Президент Премьер-министр |
Джорджо Наполитано Марио Монти |
||||
| Мәйдан • Барлыгы |
Дөнья буенча 69 урында 301 230 км² |
||||
| Халык • Тикшерү (2006) • Тыгызлыгы |
60,231,214 кеше (22-нч.) 199,8 кеше/км² |
||||
| ТЭП • Барлыгы (2005) • Кеше башына |
$1,801 трлн. $39 565 |
||||
| ТЭП • Барлыгы (2005) • Кеше башына |
$1,801 трлн. (10-нч.) $39 565 |
||||
| Акча берәмлеге | евро | ||||
| Интернет-домен | .it | ||||
| Телефон коды | +39 | ||||
Ита́лия (ит. Italia [iˈtaːlja]), рәсми атамасы Ита́лия Җөмһүрияте (ит. Repubblica Italiana) — Көньяк Аурупада урнашкан дәүләт.
Аурупа берлегенә һәм НАТОга керә.
Italia сүзенең килеп чыгуы мәгълүм түгел, әммә илнең исеме «италиклар» кабиләсеннән алынган. Италиядан (Аппенин ярымутравыннан) «Латин» сүзе чыккан.
Италия халкы — 60 млн. кеше.
Дин: 96% кеше — католик, шуларның 33-38% динне актив тотучылар.
Канунчылары 2 пулатка бүленгән — Италия депутатларының пулаты һәм Сенат.
Эчтәлек |
Административ төзелеш [үзгәртү]
Италиянең башкаласы — Рим. Италия 20 өлкәгә бүленгән — Валле-д’Аоста, Ломбардия, Трентино-Альто Адидже, Фриули-Венеция Джулия, Пьемонт, Лигурия, Венето, Тоскана, Умбрия, Эмилия-Романья, Марке, Абруццо, Лацио, Молизе, Базиликата, Кампания, Калабрия, Апулья, Сардиния һәм Сицилия, (шуларның бишесе — Сицилия, Сардиния, Трентино-Альто-Адидже, Валле-д’Аоста һәм Фриули-Венеция Джулия — аерым статуска ия), аларга җәмгысе 110 административ-территориаль берәмлек - провинция буйсына. Провинцияләр үз чиратта коммуналарга бүленә, коммуналар саны 8101. Автономияле өлкәләрдә үз парламентлар — өлкә шуралары һәм хөкүмәтләр — җирле үзидарә мәсәләләрендә вәкаләтле «джунта»лар бар.
| Өлкә | Башкала | Мәйдан (км²) | Халык саны |
|---|---|---|---|
| Абруццо | Л’Акуила | 10 794 | 1 324 000 |
| Апулия | Бари | 19 362 | 4 076 000 |
| Базиликата | Потенца | 9992 | 591 000 |
| Валле-д’Аоста | Аоста | 3263 | 126 000 |
| Венето | Венеция | 18 391 | 4 832 000 |
| Калабрия | Катандзаро | 15 080 | 2 007 000 |
| Кампания | Неаполь | 13 595 | 5 811 000 |
| Лацио | Рим | 17 207 | 5 561 000 |
| Лигурия | Генуя | 5421 | 1 610 000 |
| Ломбардия | Милан | 23 861 | 9 642 000 |
| Марке | Анкона | 9694 | 1 553 000 |
| Молизе | Кампобассо | 4438 | 320 000 |
| Пьемонт | Турин | 25 399 | 4 401 000 |
| Сардиния | Кальяри | 24 090 | 1 666 000 |
| Сицилия | Палермо | 25 708 | 5 030 000 |
| Тоскана | Флоренция | 22 997 | 3 677 000 |
| Трентино — Альто-Адидже | Тренто | 13 607 | 1 007 000 |
| Умбрия | Перуджа | 8456 | 884 000 |
| Фриули-Венеция-Джулия | Триест | 7855 | 1 222 000 |
| Эмилия-Романья | Болонья | 22 124 | 4 276 000 |
География [үзгәртү]
Вилаяти бүленеш — 20 өлкә — Валле д’Аоста, Ломбардия (башкаласы — Милан), Трентино-Альто Адидже, Фриули-Венеция Джулия, Пьемонт (башкаласы — Торино/Турин), Лигурия (башкаласы — Дженова/Генуя), Венето, Тоскана (башкаласы — Фиренце/Флоренция), Умбрия, Эмилия-Романья, Марке, Абруццо, Лацио (Рома), Молизе, Базиликата, Кампания, Калабрия, Апулья, һәм ике утрау: Сардиния һәм Сицилия. Шуларның 5 өлкәсе автономияле — Сицилия, Сардиния, Трентино-Альто-Адидже, Валле-д’Аоста, Фриули-Венеция Джулия:
Урнашуы — Көньяк Аурупада, Ак Дингездәге Аппенин ярымутравында һәм Сицилиядә һәм Сардиния утрауларында урнашкан.
Чиктәш илләр: Франция, Швейцария, Австрия, Словения, Сан-Марино һәм Ватикан. Италия Шенген тирәлегенә керә.
Илнең төньягы үзәнле (Падан үзәне), әммә ул үзәнне дә таулар чолгап алган — көньяктан Аппениналар, калган 3 тарафтан — Альп таулары.
Италия — таулы ил. Төньякта — Альп тауларының көньяк итәкләре (4800 метырлык Монблан тавы — Франция-Италия чигендә урнашкан). Альп тауларыннан соң көньяккарак Падан үзәне урнашкан, аннары Аппенин ярымутравында Аппенин таулары ята. Аппенин тауларында 2900 метырлык Корно-Гранде тавы бар. Таулылык аркасында илдә еш кына җир тетрәүләре булгалый.
Таулар арасында вулканнар да очрый: Везувий, Этна.
Сәнәгать [үзгәртү]
Италия — алга киткән индустриаль ил. Аның Тулай эчке продукты (ВВП) 1,8 трлн. евро тәшкил итә. Италиядә җир астыннан төрле казылма байлыклар табылса да, алар җитәрлек түгел. Валледә әз-мәз антрацит бар, Тосканада коллоид лигнитлар. Лигуриядә марганец табыла. Ә Апулиядәге бокситлар бетте дип әйтеп була. Сицилиядә битум, асфальт, калийлы һәм ташлы тоз табыла.
Италиянең энергетикасы зәгыйфь хәлдә — ул илнең ихтыяҗын 15% гына каплый. Сардиниядә, Тосканада, Умбриядә һәм Калабриядә әз-мәз таш күмер табыла. Күпмедер нефть Сицилиядә, үзәк Италияда һәм Падан үзәнендә (Падан үзәне — По елгасының буенда урнашкан) булса да бик әз — илнең ихтыяҗының хәттә 2% да каплый алмый инде. Падан үзәнендә газ бар һәм Адриатик дингезенең шельфында. Газ Аппенинда һәм Сицилиядә да табыла.
Ташкүмерне кайчандыр Эльба утравыннан алганнар, ләкин 1982-дә ул шахталарны яптылар.
Алга киткән өлкәләр: машина төзелеше (аеруча автомобильләр), электротехника, азык-төлек һәм җиңел индустрияләр, химия һәм нефтехимия (синтетик каучук, каустик сода, пластмассалар һ.б.) — бөтен дөньяга танылган ENI, FIAT, Alfa Romeo, Lancia, Benetton, Olivetti, Gucci, Montedison, Ferrari, Pirelli брендлары. Монда сәпитләр, автомобильләр, тракторлар (Татарстанда «New Holland» исемле Fiat брендын беләләр), кер юу машиналары, суыткычлар, цемент, тимер торбалар, компрессорлар (Русиядәге Газпром оешмасы да Италиядән кайтарткан «Nuovo Pignone» ширкәтенең газ турбиналарын куллана), резин тәгәрмәчләр (Pirelli), электр моторлар һәм генераторлар (Ansaldo мәсәлән). Кием, макарон, сыр, зәйтүн мае, томат соуслар турында әйткән дә юк инде…
Италиянең көньягында эшсезлек 3 тапкыр күбрәк. Төньякта күбесенчә фабрик-заводлар урнашкан, көньякта исә — фермалар, ашау-эчү фабрикалары, көньяк — күбрәк авыл хуҗылык ягы димәк.
Авыл хуҗалыгын алганда, Италия — томат, йөзем, зәйтүн, цитрус җимешләре һәм дөге үстерүе буенча Аурупада беренче урында тора.
Чыганаклар [үзгәртү]
|
|
|
|---|---|
Буйсынган территориялар: Акротири һәм Декелия • Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Җерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
|
|
|
|---|
Керүгә кандидатлар: |
|
|
|
|---|---|
| Албания | Алмания |Бельгия | Болгария | Бөек Британия | Венгрия | Греция | Дания | Исландия | Испания | Италия | Канада | Латвия | Литва | Люксембург | Нидерландлар | Норвегия | Польша | Португалия | Румыния | Словакия | Словения | АКШ | Төркия | Франция | Хорватия | Чехия | Эстония | |