Ифрат Хисамов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ифрат Хисамов latin yazuında])
Ифрат Хисамов
Туган телдә исем Ифрат Нигъмәт улы Хисамов
Туган 14 ноябрь 1930(1930-11-14)
Татарстанның Азнакай районы Сарлы авылы
Үлгән 2000(2000)
Милләт татар
Һөнәре композитор

Ифрат Хисамов (14 ноябрь 1930 ел, Сарлы, ТАССР) — татар композиторы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ифрат Нигъмәт улы Хисамов 1930 елның 14 ноябрендә Татарстанның Азнакай районы Сарлы авылында дөньяга килә. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче әнисе Фәүзия Шакир кызы белән электрик һөнәренә ия булган Нигъмәт Габдулла улының бердәнбер уллары Ифрат – кечкенәдән бик шаян, шук булып үсә. 5 яше тулганда Ифратның әнисе авырып үлеп китә. Аталы–уллы электрик утлары кабызып районнан районга күчеп йөри торгач, ниһаять, 1939 елда Сарманга килеп төпләнәләр. Әти кеше яшь хатынга өйләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Ифратның әтисе фронтка китә, малай үги әнисенә ияреп өлкәннәр белән беррәттән МТСта иртәдән кичкә кадәр бил бөгә. Үги әни кеше малайны керосин урларга кушып, Ифратны кыңгыр эшкә этәрә. Әтисе гомерлек таптан котылу өчен аларны Казанга алып килә. Улын 1нче музыка мәктәбенә укырга бирә, ә хатынын үзе дәваланган госпитальгә санитарка итеп эшкә урнаштыра. Шәһәр малайлары авылдан килгән Ифратны госпиталь кухнясыннан бер кирпеч ипи алырга кушалар һәм авыл малае аларның сүзләрен тыңламый булдыра алмый. Үги әнисе моны белеп, аннан баш тарта, ә Ифратны Елан тавындагы балалар колониясенә озаталар. Колониядә балаларга җыр дәресләре биргән Сара Садыйкова Ифратның музыкага һәвәслеген тиз сизеп ала һәм үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә аның белән аерым шөгыльләнә. 1945 елда, туплар шартлавы тынгач, әтисе улын колониядән килеп ала һәм музыка училищесына укырга алып килә. Ифратны флейта классына алалар. Армия сафларында да Ифрат Хисамов флейтасыннан аерылмый, музыкаль взводта флейтачы булып хезмәт итә.

Оркестр өчен «Полк маршы»н һәм берничә җыр итә, «Әпипә»не эшкәртә. Хәрби хезмәттән соң Ифрат Балтач районы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый, академик хор оештыра. Хор өчен “Таң атканда”, “Ай былбылым” кебек татар халык көйләрен эшкәртә, «Ак каеннар» (М. Хөсәен сүз.), “Умартачы сөйгәнем” (М. Галиев), “Хөршидә - Мөршидә” (Г. Зәйнашева), “Агыйделкәй”, “Утыр әле яннарыма” (Ш. Галиев), “Бәрәңге”, “Балыкчы җыры”, “Укытучыма”, “Ромашка” җырларын, “Флейта һәм фортепиано өчен сонатина” (3 кисәкле), “Симфоник оркестр өчен сюита” (4 кисәкле), “Флейта һәм оркестр өчен концерт” кебек зур әсәрләр иҗат итә.

Гомеренең соңгы елларында ул уен кораллары ясау белән генә мәшгуль иде. Аларны төрле тональлекләргә көйләде һәм төрле уен коралларына кушылып уйнарлык итеп камилләштерә барды.

Композитор 2000 елда вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]