Ихлас сүрәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Әл-Ихлас сүрәсе (Кольһүаллаһ)- Коръәндәге 112нче сүрә, 4 аятьтән тора. Бөтен галимнәр дә аны Мәккәдә иңгәнлеген әйтәләр. Татар халкы күбрәк бу сүрәне Кольһүаллаһ дип йөртә. Моннан тыш «Әт-Тәүхид» (Аллаһның барлыгы-берлеге хакында), «Сүрәтүт-Тәфрид», «Сүрәтүт-Тәҗрид», «Сүрәтүн-Нәҗәт», «Сүрәтүл-Виләйәһ» дип тә атыйлар.

Иңү сәбәбе:мөшрикләр Мөхәммәд галәйхис-сәлам янына килеп:«Йә Мөхәммәд! Безгә Раббыңның кемнән, кайсы нәселдән килеп чыкканлыгы турысында сөйлә әле!» – дип әйтәләр. Һәм бу сүрә моңа җавап булып иңә.[1]

Сүрә[үзгәртү]

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
1. Куль һүәллаһу әхәд. 2. Аллаһүс-самәд. 3. Ләм йәлид үә ләм йүүләд. 4. Үә ләм йәкүл-ләһү күфүән әхәд.

Тәрҗемә:

«Шәфкатьле Рәхимле Аллаһ исеме белән...

  1. Әйт:«Ул – Аллаһ – бер!
  2. Аллаһ – мәңге булучы.
  3. Ул тудырмады да һәм тумады да,
  4. һәм һичбер нәрсә дә аңа тиң түгел».

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Үбәйй ибне Кәгъб сөйләгән. Хәзрәти Мукатиль фикеренчә, Мөхәммәд галәйхис-сәламнән бу турыда яһүдиләр сораган

Әдәбият[үзгәртү]

Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.