Йоахим фон Риббентроп

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Йоахим фон Риббентроп

Тулы исеме Ulrich Friedrich Wilhelm Joachim von Ribbentrop
Һөнәре сәясәтче
Туу датасы 30 апрель 1893(1893-04-30)
Туу җире Везель, Алман Империясе
Үлем датасы 16 октябрь 1946(1946-10-16) (53 яшь)
Үлем җире Нюрнберг, Алманиянең американ буйсындыру өлеше

Ульрих Фридрих Вилһельм Иоа́хим фон Ри́ббентроп (алман. Ulrich Friedrich Wilhelm Joachim von Ribbentrop,

30 апрель 1893(18930430), Везель — 16 октябрь 1946, Нюрнберг) — Өченче рейх чит ил эшләре министры (1938—1945), Адольф Һитлерның тышкы сәясәт буенча киңәшчесе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Bundesarchiv Bild 183-1990-1028-500, Dtsch.-Sowjet. Grenz- u. Freundschaftsvertrag.jpg

Йоахим фон Риббентроп Везель шәһәрендә офицер Рихард Ульрих Фридрих Иоахим Риббентроп гаиләсендә Везель шәһәрендә туган. 1910 елда Риббентроп Канадага күчеп китә, анда ул Алманиядән шәраб импортлаучы комапнияне оештыра.

Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында хәрби хәрәкәтләрендә катнашу максаты белән Алманиягә кайта. Башта Көнбатыш, ә аннан соң Көнчыгыш фронтында хезмәт иткән. Сугыш Риббентроп өлкән лейтенант дәрәҗәсенә ирешкән һәм Тимер Тәре белән бүләкләнә. 1918 елда Константинопольга Генераль штабы офицеры буларак җибәрелә.

1933 елда Национал-социалистик алман эшчеләр фиркасенә, ә соңрак — СС-ка керә.

1938 елның февралендә чит ил эшләре министры итеп билгеләнгән.

1939 елның 23 августта Мәскәү шәһәрендә ССРБ чит ил эшләре халык комиссары Вячеслав Молотов һәм Алманиянең чит ил эшләре министры Иоахим фон Риббентроп Өченче рейх һәм Советлар Берлеге арасында үзара һөҗүм итмәү турында килешүенә яшерен өстәмә протоколны имзалыйлар (Молотов-Риббентроп пакты).

Арест һәм үлем җәзасы[үзгәртү]

1945 елның 14 июнендә Һамбург шәһәрендә американ гаскәрләре тарафыннан кулга алына. Аннан соң Нүрнбергтагы Халыкара хәрби трибуналга бирелә, 1946 елның 1 октябрендә шул трибунал тарафыннан асып үтерү җәзасына хөкем ителә. Мәхкәмә карары 16 октябрьдә Нүрнберг төрмәсендә башкарылган.

Галерея[үзгәртү]

Бүләкләр[үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү]